Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бәйрәмегез белән, и, гүзәл зат: Бүген Актанышта 8 Март уңаеннан хатын-кызларыбызны хөрмәтлиләр

Актаныш районының иң гүзәл хатын-кызлары бүген бергә җыелды. Нәфис затларыбыз өчен район мәдәният сараенда 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза. Бәйрәмдә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре белән бергә волонтерлар, эшмәкәрләр дә бар.

Хатын-кызларыбызның һәркайсына: алтын куллар, сизгер һәм игелекле йөрәкләре өчен, игелекле хезмәтләре өчен, бүген илгә ярдәм итүеләре өчен рәхмәтләр әйтелә торган бәйрәм бу. Чыннан да бердәмлектә генә без Ватаныбызны саклый һәм җиңүне якынайта алабыз.

Хатын-кызларыбызга, ханымнарга, туташларга, ак яулыклы әбекәйләргә сәламәтлек һәм иминлек телибез. Яхшы эшләрегез һәм ниятләрегез сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. 

Бәйрәм дәвам итә, аның иң тәэсирле мизгелләре белән алга таба да сезне таныштыра барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев