Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның ел вакыйгасы исеменә дәгъва итүче чара: Татарстан Республикасы көнендә Иске Идел ял паркы ачылды

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу көннәрдә Актаныш районында 2023 елда булган иң мөһим вакыйганы ачыклыйбыз.

Татарстан Республикасы көнендә Иске Идел ял паркы ачылуны да без елның мөһтим вакыйгаларының берсе дип уйлыйбыз. Әйдәгез, бу хакта кабат хатирәләрне яңартыйк әле.

БАР ИЛНЕҢ ЙӨРӘГЕ БЕР БУЛЫП ТИБӘ

Татарстан көнендә- Актаныш халкына бүләк: Иске Идел ярында ял паркы ачылды

Бүген, 30 август- Татарстан Республикасы көнендә районыбызда яңа парк- «Иске Идел» ял итү урыны ачылды.

Татарстан көнендә- Актаныш халкына бүләк: Иске Идел ярында ял паркы ачылды

#

Иске Идел ял паркының ачылуын Актаныш районы халкы көтеп алды.

Чөнки сулыклар янында урнашса да, районыбызда санитар нормаларга туры килә торган коену урыннары, ачык  бассейннар юк. Халык күрше-тирә шәһәрләргә су коенырга йөри. Әлегә "Иске Идел" ял паркы ял итү урыны буларак ачылды. 

"Иске Идел" ял паркынада төзү- төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасында игълан ителгән "Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү" програмасы кысаларында башкарылган.
Төзелеш эшләренең иң зур өлеше 2022 елга туры килә, былтыр биредә 27 миллион, 2023 елда 3 миллион 400 мең сумлык акча үзләштерелгән. Барлык төзелеш эшләре 30 миллион сумнан артып китә. 8900 квадрат метрны биләгән паркта балалар өчен уен мәданчыклары, ял зоналары, пляж волейболы һәм футболы, артистларга чыгыш ясарга махсус урыннар бар.

Татарстан Республикасында алып барылган социаль-икътисади сәясәтнең иң яхшы казанышлары башкаладан ерак районнарда да менә шундый мөмкинлекләргә юл ача.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов парк ачылышына килгән райондашларны, ветераннарны Татарстан Республикасы көне белән котлады:

Республикабызның бай тарихы, бүгенге тормышы, дөнья күләмендә данлыклы булуы сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Республикабызда нинди генә милләтләр, халыклар яшәсә дә бердәм булып эш алып барабыз. Барлык райондашлар исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, министерстволарга шушындый объектларны төзеп, халыкка яхшы тормыш шартлары  булдырырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт, диде Ленар Рафак улы.

"Иске Идел ял паркы"н Зөфәр Имамов җитәкчелегендәге "Строймаг" төзүчеләре сафка бастырды. Төзүчеләр район халкының теләкләрен искә алып, проект эшләренә иҗади якын килеп үз эшләрен намус белән башкарып чыктылар. 

2024-2026 нчы елларга планлаштырылган төзелеш барышында Иске Идел елгасы земснаряд белән җентекләп чистартылачак. Федераль программа кысаларында чистарту, тиешле таләпләргә туры китереп коену зонасы ясау өчен районыбызга 189 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Берочтан паркка яңалыклар кертелә- су коенып чыккач ял итәргә душ кабиналары ясалачак, ятып ял итәргә махсус ятаклар куелачак. Зөфәр Әскать улы барлык төзүчеләре исеменнән райондашларга Республикабыз туган көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлекләрен шушы паркларга килеп ныгытырга чакырды, район башкарма комитетының спорт, туризм бүлегенә профессиональ туплар тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актанышта парклар төзү алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерде:

- Парк Актаныш районы халкының буш вакытын файдалы һәм күңелле уздыру өчен хезмәт итәр, алга таба тагы да матурланыр, дигән ышанычта калабыз. Мондый парк 2024 нче елда 57 бистәдә төзеләчәк. Алдагы елларда район үзәгендә тагы бер шундый ял үзәге булдыру планга кертелгән. 


 

 

Тулырак

Әгәр әлеге вакыйганы елның иң күренекле чарасы дип санасагыз әлеге сылтама аша кереп тавыш бирегез.

ГОЛОСОВАНИЯ

Актанышның "Ел вакыйгасы-2023" билгелибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев