АКТАНЫШТА ХАЛЫК ҖЫЕННАРЫ: Җирлек башлыгы хезмәт коллективлары белән очраша
Актаныш авылы башкарма комитеты халык җыеннарын башлап җибәрә. Алдагы еллардан аермалы буларак, пандемия булу сәбәпле, авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин оешма-предприятие коллективлары белән очрашуга үзе килеп хисап тота.
Халык җыеннарының көн тәртибендә мөһим тема- үзара салым акчасы тотылышы. Илнур Таһир улы 2021 елда башкарылган эшләргә хисап тотачак һәм 2022 елга куелган планнар белән таныштырачак.
Бүген, 18 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Актанышның 2 санлы мәктәбендә;
15.30 сәгатьтә Актанышның 1 санлы мәктәбендә;
22 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтә “Адымнар-Актаныш” гимназиясендә;
14.30 сәгатьтә Технологик техникумда;
23 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Аскы Актанышта, Ветераннар йортында;
14.30 сәгатьтә район үзәк хастаханәсендә;
15.30 сәгатьтә РТС бистәсендәге “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев