Актаныш сүзчеләрен «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә җиңүләре белән котлыйбыз!
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды.
Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылган.
ҖИҢҮЧЕЛӘР:
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә I урынны Иванов Искәндәр, II урынны Абдуллина Мәликә, III урынны Надыршин Камил алды.
Проза номинациясендә I урынны Закиров Эмиль, II урынны Хисамова Дилә, III урынны Әфризунова Динә алды.
Мәсәл номинациясендә I урынны Сибагатуллина Дилә, II урынны Мәрданова Рәйдә, III урынны Хәбибрахманова Нәргизә, Әскәрова Зилия алды.
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә II урынны Кыямов Ихтыяр, III урынны Хәйдәров Ислам алды.
Проза номинациясендә I урынны Галиева Ильвина, II урынны Галимуллина Фәридә, III урынны Мөхетдинов Әнвәр алды.
Мәсәл номинациясендә II урынны Алиева Гөлинә, III урынны Хәмзина Мәрьям алды.
18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә I урынны Шәрипова Флюра, II урынны Наҗарова Рәфидә, III урынны Сибагатова Гүзәл алды.
Проза номинациясендә I урынны Шакирова Гүзәл, II урынны Хәмәтшина Алинә, III урынны Булатова Гөлнара алды.
Мәсәл номинациясендә II урынны Салаватова Эльза, III урынны Мәхмүтова Гөлшат, Мөхетдинов Рамил алды.
Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында:
I урынны Батталова Гөлүсә, II урынны Ибраһимов Булат, Шәгәрәева Алинә, III урынны Бәширова Нурия, Хәмзин Алмаз алды.
Шигъри гаиләләр арасында:
I урынны Мишуриннар династиясе, II урынны Нурмөхәммәтовлар гаиләсе, III урынны Гаяновлар гаиләсе, Шаһбановлар гаиләсе алды. Кызыксындыру премиясенә Сабуровлар гаиләсе лаек булды.
Профессиональ катнашучылар арасында:
I урынны Әхмәдуллин Ришат, II урынны Пискунов Артем, Талипов Эмиль, III урынны Хөснетдинов Динар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев