Актаныш хәрби комиссариатында Башкортстан Республикасы кешесе махсус хәрби операциягә барырга контракт төзеде
Актаныш районы хәрби комиссариатында Башкортстан Республикасы кешесе махсус хәрби операциягә барырга контракт төзеде. Александр Прокопьев заводта гади эшче булып эшли. Ул илдә барган вәзгыятькә битараф түгел, һәрвакыт сәяси яңалыклар белән кызыксынып тора. Шуңа да Россиянең киләчәген хәл итүдә үз өлешен кертүне Александр Юрьевич үзенең намус эше дип саный.
-Россия мөһим чор кичерә. Ватаныбызга бүген ярдәм кирәк. Шуңа да без берләшергә, илебезнең якты киләчәге өчен үзебездән өлеш кертергә тиеш, – ди ут күршебез Башкортостанда яшәүче Александр Прокопьев.
Александр Юрьевичны Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов каршы алды. Хәрби комиссар махсус хәрби операциягә барырга җыенган Александр Прокопьевка бу мөһим килешүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты.
- Махсус хәрби операциягә һич кенә дә акча өчен бармыйм. Минем өчен беренче урында- Ватан мәнфәгатьләрен яклау. Моңа кадәр бик күп уйландым. Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен матур итеп кора белүе, Якын Көнчыгыш белән ике арада Халыкара сәүдә коридоры төзүе глобалистларга бер дә ошамый. Ә болар барысы да Россия һәм БДБ, БРИКС илләренә зур плюс. Глобалистлар моңа комачауларга тырыша.
Киләчәктә Россия Халыкара сәяси аренада ныклы позицияне алсын, дөньяда гаделлек, тынычлык урнашсын өчен үз өлешемне кертергә телим,- дип патриотик рухта үз фикерләрен белдерде Александр.
Александрның яу кырына барырга теләвен якыннары уңай кабул иткән. Алар гаиләдә өч бала, Александрның апасы һәм абыйсы бар, кызы үсеп килә. Әнисе дә улының карарына каршы килмәгән, газизенең исән-сау әйләнеп кайтуын теләп догалар кыла.
- Соңгы вакытта хәрби юлны сайлаучыларга Россия хөкүмәте шактый гына акчалата ярдәм күрсәтә. РФ Оборона министрлыгыннан бер тапкыр 195 мең сум , Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 505 мең сум акча бирелә., – дип контракт төзүчеләрнең ярдәме турында аңлатты безгә Ленар Сәмигулла улы.
Контракт төзүчеләрнең айлык хезмәт хаклары 210 мең сумнан башлана. Хәрби дәрәҗәсе һәм вазифаларына карап өстәмә түләүләр дә бар. Ә махсус хәрби хәрби операциядәге бер көн башка Россия Федерациясе Кораллы Көчләре гаскәрләрендә 3 көн хезмәт итүгә тиңләштерелгән.
Ләйсән ГАЗИЗОВА фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев