2026 елдан россиялеләр пенсиягә гариза язмыйча да чыга алачак
Россиялеләр пенсиягә автомат рәвештә, гариза бирмичә, 2026 елдан башлап чыга алачак.
РИА Новостига сенатор Ольга Епифанова хәбәр иткәнчә, социаль фонд пенсия яшенә җитәргә бер ай кала түләүләрне мөстәкыйль билгеләячәк, гражданнарга пенсия күләме һәм киләчәктә түләүләрне арттыру өчен аны кичектерү мөмкинлеге турында хәбәр итәчәк.
Кичектерүне социаль Фондка тиешле гариза биреп алырга мөмкин булачак, дип өстәде сәясәтче.
«2026 елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукына 15 ел стаж һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты булганда 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар ия булачак», – дип хәбәр итте Епифанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев