Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда 100 меңнән артык гражданның пенсияләренә 1200 сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләнәчәк

Бу беренче төркем инвалидлыклары булган һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла

"2025 елның 1 гыйнварыннан СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге 100 меңнән артык гражданның (беренче төркем инвалидлыклары булган һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның) пенсияләренә 1200 сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләячәк. Түләү гаризасыз билгеләнәчәк һәм ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Пенсионерларның үзләренә моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак», - дип билгеләп үтте СФРНЫҢ Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Гражданнар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән багланышлар турында сөйләгәндә, Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, Татарстанда социаль һәм пенсия белән тәэмин итүнең барлык мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү өчен Бердәм контакт-үзәк уңышлы эшли 8-800-1-00000-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев