2021 ел артта калды, 2022 елга аяк басабыз
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель ФӘТТАХОВның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! 2021 ел гади ел булмады. 2019 елда барлыкка килгән афәт быел да дәвам итте. 87 райондашыбызны югалттык. 2021 ел корылыклы ел буларак та авыл хуҗалыгы районы өчен уңай килмәде. Явым-төшемнәр аз булу сәбәпле, игенчеләребез, механизаторларыбыз тырыш хезмәт куюга карамастан, планлаштырган уңыш көткән нәтиҗәне бирде.
Актаныш халкы – тырыш, хезмәт сөючән халык. Бик зур рәхмәтемне белдерәм. Киләсе ел уңышы өчен чәчүлек орлык хәстәрли алдык. Амбарларыбызда икмәк, фураж бар. Терлекчелекне кышлату өчен сусыл азык белән тәэмин итә алдык.
2021 ел – Актаныш халкы өчен тарихи ел. Август аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән берлектә республикада дүртенче булган, 8 млн сумлык полилингваль мәктәп файдалануга тапшырылды. Актаныш, мәгариф үзәге буларак, үзенең бөтен эшчәнлеген республикага танытты.
2022 ел быелга караганда әйбәтрәк килер дип өметләнәбез. Ике ел рәттән корылык килгәнен хәтерләмим. Шуңа күрә һава шартлары да әйбәт булыр. Коронавирус афәтеннән дә котылу елы булсын иде инде. Район халкының исән-сау булуын чын күңелдән телим.
Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Матур хезмәт җимешләрен күреп, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Яңа ел белән сезне, хөрмәтле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев