17 яшьлек егет мопед белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
Актаныш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күп тапкырлар кисәтүләренә карамастан, бүген мопедлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калып булмады
Актаныш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күп тапкырлар кисәтүләренә карамастан, бүген мопедлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калып булмады.
Бүген 12:22 сәгатьтә Юбилей урамында 17 яшьлек яшүсмер мопед белән идарә итүне югалтып, юлдан читкә чыгып егыла. Нәтиҗәдә күпсанлы тән җәрәхәтләре ала.
Хөрмәтле ата-аналар, яшьләр, мопед, скутер, пит-байкларда йөргәндә юл кагыйдәләренә игътибарлы булсагыз иде. Бер ялгышлык гомерлек үкенүләргә китерергә мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юл хаталарны кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев