Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

14 яшьләре тулган яшь райондашларыбызга Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды

Актаныш муниципаль районындагы 14 яшькә җиткән яшьләргә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы узды. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев 12 укучыга тормышларында төп документ – паспорт тапшырды, шулай ук аларга РФ Конституциясен бүләк итте.

 

 

Бу мөһим вакыйга мөмкинлекләр һәм җаваплылык белән тулы яңа тормышка күчү символы да әле ул. Илшат Габдулхаев балаларны бу мөһим чорга аяк басулары белән котлады һәм аларга паспорт алуның яңа казанышларга һәм уңышларга беренче адым булуын теләде.

Паспорт-шәхесне раслаучы документ кына түгел, ә ил тормышында катнашу хокукы бирүче таныклык та. Егет, кызларның һәркайсы хыялларын тормышка ашыра һәм җәмгыятебез үсешенә үз өлешен кертә алыр дип ышанабыз!

Барлык яшь гражданнарны шушы мөһим вакыйга уңаеннан котлыйбыз! Алда сезне якты перспективалар һәм казанышлар гына көтсен!

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев