11-17 ноябрьдә Сыйфат атналыгы уза
Бөтендөнья сыйфат көнен гамәлгә куюның инициаторы булып, Берләшкән милләтләр Оешмасы ярдәме белән, Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ) тора. Бөтендөнья сыйфат көне 1990 елда гамәлгә куелды. Ә инде алты ел узгач Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килгән атнаны Европа сыйфат атнасы (European Quality Week) дип игълан итте. Быел сыйфат атнасы 11-17 ноябрьгә туры килә. Бөтендөнья сыйфат көне һәм Сыйфат атнасы «Россия - сыйфат билгесе булган ил»- девизы астында узачак.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты булып кулланучылар базарындапродукциянең һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфаты әһәмиятен арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү тора. Чөнки сүз товарларның кеше өчен һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиешлеге турында гына түгел, кулланучыларның ихтыяҗларын ни дәрәҗәдә канәгатьләндерү турында да бара бит.
Бөтендөнья сыйфат атнасы да дөнья күләмендә әһәмиятле вакыйгага әйләнде инде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын сыйфат проблемаларына җәлеп итү, шулай ук Европа чикләрендә көндәшлеккә сәләтлелек өчен сыйфат казанышларын һәм сыйфатның мөһимлеген күрсәтү максатында үткәрелә торган акцияләрдән гыйбарәт.
Сыйфат проблемасы–дөньяның әйдәп баручы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Бүгенге шартларда сыйфат төшенчәсе теләсә кайсы предприятиенең, теләсә кайсы тармакның һәм, әлбәттә, теләсә кайсы илнең эшчәнлегендә уңышка ирешү ачкычы булып тора. Сыйфат төшенчәсе заманча цивилизация уңайлыклары, тормыш сыйфаты буларак бәяләнә торган әйберләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ә болар – әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек, кешенең психологик яктан үзен уңай хис итүе дә.
Сыйфат көне – тормышның төп сыйфатларына игътибар итә торган вакыйга: продукция һәм хезмәтләр сыйфаты, әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфаты, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфаты, сәламәт яшәү рәвеше.
Россиядә сыйфат көне ватан товарлары, эшләре һәм хезмәтләре сыйфаты мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Сыйфат –җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан табигый ресурсларны саклауга һәм кулланучы өчендә, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчендә товарларның (хезмәтләрнең) куркынычсызлыгына юнәлдерелгән шартлы һәм күздә тотылган ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөмкинлеген тәэмин итүче норматив хокукый актлар белән билгеләнгән продукция, эшләр, хезмәтләр үзлекләре җыелмасы.
Кулланучының товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокукы Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законы белән билгеләнгән (алга таба – Закон).
Законның 4 маддәсе нигезендә сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш. Килешүдә товар (эш, хезмәт) сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы (башкаручы) кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төрдәге товар (эш, хезмәт) гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш.
Әгәр сатучы (башкаручы) килешү төзегәндә кулланучыга товарны сатып алуның (эшне башкару, хезмәт күрсәтү) конкрет максатлары турында хәбәр ителсә, сатучы (башкаручы) кулланучыга бу максатларга ярашлы кулланырга яраклы товарны (эшне башкару, хезмәт күрсәтү) тапшырырга тиеш.
Законның 7 статьясына ярашлы рәвештә, кулланучының товар (эш, хезмәт) аны куллану, саклау, транспортлау һәм утильләштерүнең гадәти шартларында кулланучының тормышы, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, шулай ук товарның (эшнең) билгеләнгән хезмәт срогы яки яраклылык срогы дәвамында кулланучының милкенә зыян китермәскә хокукы бар.
Кулланучының тормышына, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә товар (эш) иминлеген тәэмин итмәү нәтиҗәсендә китерелгән зыян Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә капланырга тиеш.
Сыйфат атналыгы кысаларында районда продукция иминлеге, сыйфат өлкәсендә халык белеме дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән “кайнар линия телефоны” эшли. Хәбәргә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге хезмәтнең Актаныш районы буенча федерал хезмәтнең 3-09-62, 3-00-26 телефоны шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев