Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Ромашка» бакчасында әтиләрне хөрмәтләделәр
2025 ел Россия күләмендә Ватанны саклаучылар елы дип ителгәч тә мәгариф оешмалары әлеге юнәлештә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. 2 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында югары квалификацион категорияле тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллина «Әтием - Ватан сакчысы» бәйрәмен үткәрде.
Әти- гаиләнең ныклы тоткасы, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, үскәч тә алар кебек булырга тели.
Бүгенге күңелле очрашу юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен, юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне ныгытуны максат итеп куйды. Уен-бәйгеләр, күңелле биремнәр аша командалар төрле ситуатив биремнәр чиштеләр, зирәклекләрен сынадылар, кагыйдәләрне искә төшерделәр. Әтиләр һәм тәрбиячеләр балалар имин һәм акыллы җәяүлеләр булсын өчен бердәм эшләргә дигән фикердә таралыштылар.
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын
Җир йөзендә беркем дә.
Бу чарада Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, әтиләргә киңәшләрен бирде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Чарада катнашучы әтиләр дә балалар да яктылык кайтаргыч элементларга ия булдылар.
Балалар өчен өстәл уеннары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев