Ватанга хезмәт итү- безнең изге бурыч: Актанышның беренче мәктәбендә Парламент дәресе узды
Татарстан Республикасында Парламент дәресләре 2009 нчы елдан башланды. Актанышның беренче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Руслан Сафиуллин шул еллардан башлап Парламент дәресен төрле вариантларда уздырган. Бүгенге дәреснең исеме һәм темасы хәзерге вәзгыятькә тәңгәл, Ватанны саклаучылар елында, 23 февраль- Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан «Ватанга хезмәт итү- безнең изге бурыч» дип аталды.
Бүгенге дәрес аеруча истәлекле булды: 9 сыйныф укучылары белән оештырган дәрестә Әфган сугышы ветераны, Актаныш район советы рәисе, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов үзенең хәрби дуслары белән килде.
Парламент дәресенә кыңгырау чыңлауга залда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Барлык кунаклар, укучылар бу мизгелләрдә туган илебегә карата горурлык хисләре генә кичергәндер. Руслан Наил улы дәресне сораштырудан башлады, укучылар дәүләт символлары турында белемнәре белән уртаклаштылар.Патриотизм турындагы фикерләрен әйттеләр.
Нинди яхшы гамәл кыласың, нинди уңышларга ирешәсең, аларның барысы да туган илне, туган җирне, әти-әниең, укытучыларың, дусларыңны ярату, хөрмәт итүгә барып тоташа.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшьлек елларына кайтып, армия сафларына алынган, аннан Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән чорын искә алды.
Укучыларга кайнар нокталарда булган, бүген махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче якташларыбызның нинди батырлык юлы үтүен аңлатты:
Сезгә яу кырларын күрергә язмасын. Кайсы гына сугышта катнашсак та, Әфган, Чечня, Карабах, яки махсус операцияме – без дөреслек өчен көрәштек. Бу урында Сергей Бодровның сүзләрен әйтәсем килә: «Во время войны нельзя говорить плохо о своих. Никогда. Даже если они неправы. Даже если твоя страна неправа во время войны, ты не должен говорить о ней плохо. Это очень старый, простой и примитивный принцип, но это так. Когда война кончилась — тогда да, можно говорить: вот это было не так, и это было не так. Когда мы сражаемся за независимость нашей Родины, мы сражаемся с любовью к Родине» Ярату, мәхәббәт хисе патриотлыкның төп нигезе. Мәктәпне тәмамлауга укытучыларыгызны сагынасыз. Һәрнәрсәгә- Ватанга, сайлаган һөнәреңә мәхәббәт сезне озатып йөрсен. Татарстан Республикасының Актаныш районында туып-үскәнегезне онытмагыз. Сезгә иң зур теләк-тырышып уку, тырышып хезмәт итү, әти-әниегезгә, укытучыларыгызга хөрмәтле булу,- диде Ленар Зарипов.
Әфган сугышы ветераны Рәшит Фәхразыев, Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләр ветераны Вазыйх Харисов
язмышларының сугыш белән бәйләнпе китү турындагы истәлекләрен сөйләделәр. Аларның кыска гына чыгышлары ил алдында үтәгән бурычлары өчен горурлык хисләре белән тулы иде. Ветераннарның сүзләре яшь буын өчен чын батырлык һәм патриотизм дәресе булды.
Укучылар ветераннарны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм актив рәвештә сорауларын бирделәр. Аларны барысы да- куркуларын ничек җиңүләре, өметләрен өзмәскә нәрсә ярдәм итүе, тыныч тормышка ничек ияләшүләре һәм башкалар кызыксындырды.
Руслан Сафиуллин парламент дәресе кунакларына барлык укучылар, укытучылар исеменнән рәхмәт белдерде.
-Без Парламент дәресләрен төрле тамаларга - Татарстан Республикасы законнары, дәүләт символлары, ТР Конституциясе юбилеена багышланган дәресләр үткәрдек. Дәреснең максаты- Ватаныбызга, туган илебезгә, дәүләтебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт, патриотизм хисләре тәрбияләү иде. Без үзебезнең Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня, махсус хәрби операция геройларын белергә, аларның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Бүгенге дәрестә максатыбызга ирештек дип уйлыйм,- диде Руслан Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев