Район башлыгы Ленар Зарипов Актанышның тыл ветераннарына «Бөек Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды
Актаныш районында бүген Бөек Ватан сугышы чорында җиңү өчен армый-талмый, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, 179 фидакарь тыл ветераны яши. Аларның 19-ы Актаныш авылында гомер итә. Бөек Җиңүнең 80 елыгын каршылаган көннәрдә бу хөрмәтле затлар Россия Президенты В. В. Путин фәрманы белән «Бөек Җиңүгә 80 ел» медале белән бүләкләнәләр.
Бүген Актаныш авылында яшәүче Миңсылу Яинова, Нәкыя Гыйбадуллина, Рәшидә Рәхмәтуллинага Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләре белән "Бөек Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләрен тапшырды.
Миңсылу апа тумышы белән Актаныш авылы кызы. «Астагы Актанышта Бөек Ватан сугышы башланган чорда 200 кеше яши иде, апам Кафия бу вакытта Ленинградта иде, ул коточкыч блокада елларын шунда кичерде, эшләгәннәре өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булды, дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты ул.
Ленар Зарипов Миңсылу апаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
- "Бөек Җиңүгә 80 ел" юбилей медале белән бүләкләнүегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Әлеге медаль Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сезнең кебек тыл хезмәтчәннәренең, концлагерьларда булган, блокадалар кичергән ата-бабаларыбызның батырлыгын бәяләүче олы бүләк бу. Хәзерге көндә яшь егетләр ата-бабаларыбызның антына тугры калып, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшәләр. Сезнең патриотлык, туган илне ярату тойгылары яшь буынга үрнәк. Алга таба да су-сәламәт булып, егетләребезнең җиңеп кайтканнарын күрергә язсын! - диде Ленар Рафак улы.
Күптән түгел 100 яшьлек юбилеен каршылаган Нәкыя Гыйбадуллинаның да Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл тормышы бүгенгедәй хәтерендә. Иске Сәфәрдән Волгоград якларына авылдашлары белән чыгып киткән кызның якты өметләрен сугыш чәлпәрәмә китерә. Ул мең бәлаләр белән туган авылына кайтып җитә.
Зирәк кызны мәктәпкә табельче итеп куялар. «Иң авыры ашарына да булмаган халыктан заем җыю булды», дип катлаулы чорларны искә ала Нәкыя апа.
Озын гомерле авылдашыбыз Рәшидә Рәхмәтуллинага да юбилей медален Ленар Рафак улы үзе тапшырды.
Күзләре күрмәсә дә, апрель аенда 102 яшен каршылаячак ак әбинең колаклары яхшы ишетә. Котлауларга, рәхмәт сүзләренә ул бик сөенде, искә алып, «Бөек Җиңүнең 80 елыгы» юбилей медале белән күчтәнәчләр алып килгән җитәкчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев