Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Казан кызы Анжела Молнар герой иренә багышланган «Батырлар даны мәңгелек» Хәтер диварын ачуга кайтты

Казан кызы Анжела Молнарга бу юлы Актанышка сөекле иреннән башка гына кайтырга туры килде. Менә батыр Русланының белем алган уку йорты, менә ул шаярып, уйнап үскән коридорлар, менә аның сыйныфташлары. Хәер, Русланы турында «Ул һәлак булды, ул- юк», дияргә теле бармый. Әнә бит ул Анжеласына карап елмая. Мәктәпне тәмамлаган башка батырлар кебек үк рәсеме «Батырлар даны мәңгелек» Хәтер диварын бизи.

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Актаныш районы мәктәпләре дә бу зур вакыйгадан читтә калмый. Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә районыбыз батырлары хөрмәтенә  "Батырлар даны мәңгелек" Хәтер дивары ачылды.

Тантаналы чарага Анжела Молнар кебек махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның әниләре, туганнары, сыйныфташлары килгән иде.

Шулай ук  Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән хакимият вәкилләре дә әлеге чараның шаһитлары булдылар. 

"Батырлар даны мәңгелек" Хәтер дивары 1941-1945 елларда дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның рәсемнәре белән башлана. 

Ничәмә ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган сугышта изге туган җиребезнең чикләрен сакларга көрәшкә күтәрелгән батырлар арасында райондашларыбызның исемнәре ил тарихында уелып язылган. Якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләре белән хөрмәтләнделәр, ә 5 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

Дәүләтов Баян Ерикәй улы, Заманов Хәсән Заман улы, Минаев Гатаулла Мирзаһит улы (Орлов Николай Сергеевич), Фадеев Сергей Михаил улы, Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы -барысы да фотосурәтләр аша яшь буынга кыю карашларын төбәгән.

9 ел да 2 ай барган Әфган сугышы безнең районны да читләтеп узмады, Актанышның беренче санлы мәктәбендә укыган Ренат Әзһәр улы Зәйнетдинов Әфган сугышында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булды, туган җиребезгә кургаш табутта кайтты. батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аның да рәсеме Хәтер диварында төп урынны алып тора.

Мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучылары Украинадагы махсус хәрби операциядә дә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Кызганыч, арада һәлак булганнары да бар. Шәңгәрәев Ленар Мәрвән улы, Камалов Артур Илгиз улы, Фәррахов Нияз Илдар улы, Әрдәширов Инсаф Фәрит улы, Фәйзрахманов Руслан Рифкать улы,

Ибәтуллин Руслан Рияз улы,

Шәемов Илвир Шәйхетдин улы  "Батырлар даны мәңгелек" Хәтер дивары аша һәркөнне укучыларның тормышын күзәтер, үзләре кебек үк батырлыкка өндәр. 

Мәктәп директоры Альберт Мансуров әлеге геройларның гомерләрен туган ил өчен кызганмыйча көрәшкә күтәрелүләре безнең өчен горурлык булуын әйтте. Илебез нәкъ шундый батырларның куркусызлыгы, Ватанга чиксез бирелгәнлеге аркасында дәһшәтле Бөек Ватан сугышында җиңеп чыкты. 

Әфганстан сугышында исә Совет гаскәрләренең ярдәме белән бик күп сәяси мәсәләләр уңай хәл ителде. Әлегәчә әфган, пуштун һәм душманнар безнең солдатларның аларны 10 ел буенча саклауларына, кыюлыгына рәхмәт укый.

- Махсус хәрби операциядәге батырларыбызга ярдәм йөзеннән мәктәп укучылары белән ярминкә үткәрдек. Үзебез дә бу кадәр активлык көтмәгән идек, укучылар көче белән оештырылган ярминкәдән 100 мең сумнан артык акча керде. Халкыбыз бердәм безнең, бу юлы да җиңү безнең якта булачак,- диде Альберт Мирхәт улы.

Актаныш районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов авыл егетләренең Ватан өчен дигәндә беркайчан да сынатмавын, райондашлары өчен горурлык хисләре кичерүен белдерде. 

-Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз нинди батырлык күрсәткән, аларның оныклары, безнең егетләр аларның исеменә тугры булып, безне тыныч тормышта яшәсен дип кулларына корал алды. Аларның батырлыгын беркайчан да онытырга хакыбыз юк, рухларын саклап, дога кылып яшик,- диде һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. 

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Барлык сугышларда көрәшкән якташларыбызга аеруча игътибарлы булыйк, аларны искә алыйк! Сүздә генә түгел, гамәлдә дә аларның батырлыгы алдында баш иик, яшь буынны балалар бакчасыннан уку Туган илебезне яратырга өйрәтик!

«Батырлык ордены» иясе Нияз Фәрраховның әбисе Роза Сергеева оныгы белән чиксез горурлануын, Нияз кебек батырларны онытмыйча, бүгенге кебек хөрмәтләп, хәтер такталары куелуына рәхмәт белдерде.

 

Фәйзрахманов Руслан Рифкать улы турында истәлекләр аеруча күп яңгырады. Яраткан хатыны Анжела күз яшьләре аша иренең батырлык юлын сөйләде. 

- Без Руслан белән салым инспекциясендә эшләгәндә таныштык. 2009 елда өйләнештек, ике кызыбыз туды. Зур кызыбыз Виктория институтта , кечесе Диана 7 сыйныфта укый. 

Ул бик ярдәмчел, ышанычлы иде, беркемгә дә «Юк», дип җавап бирә белмәде, һәркемгә ярдәм итәргә тырышты.

Махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп, сугышка китте. Бу гамәле турында «Туган ил алдындагы бурычымны үтим», дип аңлатты. Җиңүгә бик нык ышанды, шушы Җиңүгә үз өлешен кертергә теләде,- ди Анжела. 

  • Руслан Рифкать улы 1982 елның 9 июнендә Лаеш районында туа.
  • 1991-1999 елларда Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый.
  • 2007 елда «ТИСБИ» югары идарә академиясен тәмамлый.
  • 2007-2008 елларда Чехов шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә.
  • 2009-2018 елларда Федераль Салым инспекциясендә юрист булып эшли.
  • 2020 елдан Арбитраж идарәче вазыйфаларын башкара.

Армиядә бергә хезмәт иткән Илнур Хуҗин Русланның солдатлар, командирлар арасында абруе зур булуын искә төшерде. Хәрби дуслары аның белән һәрвакыт киңәшләшкән, алдагы гомер юлын ничек дәвам итәргә, дигән сораулар белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. 

Армия елларыннан соң да гел аралашып тордык. Казанга баргач, үзебездә кун, дип гел чакырды, кайчан килеп керсәк тә Руслан белән Анжела ачык йөз белән каршы алдылар. Эшендә дә аны бик хөрмәт итә иделәр. Бик грамоталы, һәркем белән уртак тел таба белә торган кеше иде,- диде Илнур дусты турында.

Фәйзрахманов Русланның Богады авылында яшәүче ике туган апасы Саҗидә Абуярова да тантаналы чараның әһәмиятен югары бәяләде, һәр мәктәптә шундый Хәтер диварлары ачылсын иде дигән теләген җиткерде.

-Русланның әнисе белән минем әти бертуган. Безнең яшь арасы 3 кенә яшь. Кеченәдән бергә аралашып үстек. Без Казанга килсәк, каршылады, ярдәм итәргә генә торды. Нинди сорау белән шалтыратсак та, аңлатты, проблеманы чишү юлларын күрсәтте, яңадан да гел хәл белешеп торды.

Аның  махсус хәрби операциягә киткәнен белми дә калдык. Казанда соңгы юлга озатырга бардык. Русланыбыз Батырлар аллеясына җирләнде.

Русланга һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» ордены бирелде. Туганыбыз белән чиксез горурланабыз.

Һәр авылда менә шундый батырлар бар, мәктәпләрдә аларга багышланган диварлар ачылса, балалар өчен зур тәрбиячарасы булыр иде,-  диде Саҗидә.

«Юнармия» отряды укучылары әлеге тантаналы чараны алып бардылар, батырларыбыз турында сөйләделәр, аларның Ватанга тугрылыгын патриотик җырлар аша чагылдырдылар.

Батырларыбыз истәлеген бер минут тынлык белән искә алдык. Беркем дә беркайчан да онытылмый!

Мәктәп директоры урынбасары Илназ Хөҗҗәтов, Хәтер диварына әле тагын берничә батырның портреты куелачак, әмма аларның саны артмасын иде, дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев