Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинага «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» медален һәм Актанышның Мактаулы гражданы исемен тапшырдылар
Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаның өенә барып «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» медален һәм Актанышның Мактаулы гражданы исемен тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов мөхтәрәм ветераныбыз - Нурфика апа Абдуллинаның өенә барып хәлен белделәр, "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы" истәлек медален һәм Актанышның Мактаулы гражданины исемен тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында үзен аямыйча, бик күп кешеләргә яшәүгә өмет биргән Нурфика апа әлеге мәртәбәле исемгә күптәннән лаек райондашларыбызның берсе. Сәламәт булып, һәр туар таңнарны сөенечле хәбәрләр белән генә каршылап яшәргә язсын,- дип язды үзенең телеграм-каналында Ленар Рафакович.
Абдуллина Нурфика Абдулла кызы 1924 елның 2 декабрендэ Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина
училищесын тәмамлап Актаныш районының Күҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл
медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябрендәхәрби хезмәткә чакырыла.
Сугыш чорында Нурфика Абдулла кызы
Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә
шәфкать туташы булып эшли.
«Германияне
җиңгән өчен» һәм башка күп кенә медальләр, билгеләр белән бүләкләнә.
1949 елның 20 июлендә демобилизацияләнә. «Госпитальдә кизү торганда 9
май көнне иртәнге 4 сәгать тә госпиталь башлыгы майор Вәлиев Нигъмәт
Сафа улы һәр палатага кереп, Җиңү турында әйтеп йөрде», — ди ул
истәлекләре белән уртаклашып.
Н. А. Абдуллина 1949 елның 1 августыннан 1977 елның 1 августына
тикле Күҗәкә авылы медпунктында фельдшер-акушерка булып эшли.
Тыныч чордагы тырыш хезмәтләре дә мактауга лаек — Мактау кәгазьләре,
Рәхмәт хатлары, медальләре бар.
Тормыш иптәше, сугыш ветераны — Шәехов Әбүбәк Шәех улы хезмәт
юлын укытучылык эшенә багышлый. Әбүбак абый озак еллар мәктәп
директоры булып эшли. 1994 елда бакыйлыкка күчә. Аларның 5 балалары
бар. Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында улы янында яши.
100 яшьлек Нурфика апа бүген дә безгә үрнәк булып тора.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев