Геройлар халык хәтерендә!
Актаныш районы ветеран-әфганчылары мәктәпләрдә, мәдәният йортларында көтеп алынган кунак. Алар халык белән очрашуларда, балалар өчен оештырылган патриотик кичәләрдә интернациональ бурычларын намус белән үтәүче хәрбиләрне бик еш искә ала. Алар арасында Яңа Җияш авылында туып-үскән Илшат Әхмәтов та бар, ул 123 якташыбыз кебек үк, Әфганстандагы сугыш сынауларын узган батырларның берсе ул.
Технология техникумы студентлары белән очрашуда Илшат Әхмәтов сугышчы-интернационалистларга багышланган "Кандагар" җырын башкарды. Бу җыр кичәдә батырлык һәм хәтер символы булып яңгырады.
Актаныш районы Әфганчылар оешмасы вәкилләре Әфган җирендә һәлак булган алты якташыбызны искә алып, аларның фотоларына кызыл канәферләр салдылар.
Бүген Җиңү паркында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг уза. Бу вакыйга-геройларны искә алу өчен сәбәп кенә түгел, ә сугышның авыр сынауларын узганнарга рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә.Барлык район халкын патриотик чарага кушылырга һәм тынычлык өчен гомерләрен биргәннәрне искә алырга чакырабыз.
Каһарманнарга мәңгелек дан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев