Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Архив фондының 213 нче тарихи белешмәсе: Укытучы, солдат, Кызыл Йолдыз ордены иясе Нәҗми Ханнанов

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Актаныш районы башкарма комитетының архив эшләре секторы райондашларыбызга батыр якташларыбызның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче уникаль документларны безнең игътибарга да тәкъдим итә. Фондның 213 нче тарихи белешмәсе Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы-педагог Ханнанов Нәҗми Мөҗип улының батырлык юлы турында сөйли.

Ханнанов Нәҗми Мөҗип улы- 128 нче гвардия Төркестан тау-укчылар дивизиясенең 315 нче гвардия тау-укчылар полкының укчылар ротасы командиры, гвардия өлкән лейтенанты була.  Бу материалларны архив фондына сеңелесе Ханнанова Дәлия Мөҗип кызы китергән. Дәлия апа күп еллар дәвамында абыйсының истәлекләрен кадерләп саклый.

Геройның тормыш юлы

Ханнанов Нәҗми Мөҗип улы 1914 елның 31 гыйнварында Татарстан АССРның Актаныш районы Мәчти авылында туа. Туган авылында крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.

1932-1936 елларда Такталачык һәм Кәзкәй авылларында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, аннары Иске Кормаш урта мәктәбендә математика укыта..

1936 елда Нәҗми Мөҗип улы Кызыл Армия сафларына алына һәм 1938 елга кадәр Иркутскида хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Аеш урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләвен дәвам итә. 1939 елның 15 июненнән ул ВЛКСМның Актаныш райкомының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли.

1940 елның башында Ханнанов совет-фин сугышына чакырыла, ә сугыш тәмамлангач, 1940 елның ноябрендә өенә кайта һәм Яңа Кормаш урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ләкин тыныч тормыш озакка сузылмый. 1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башлануын белгәч, Нәҗми Мөҗип улы, уйлап та тормыйча, Ватанны яклау өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, яу кырына китә.

Якташыбызның сугышчан батырлык юлы

Ханнанов Нәҗми Мөҗип улы үзен батыр һәм оста җитәкчелек итүче командир итеп күрсәтә. 128 нче гвардия Төркестан тау-укчылар дивизиясенең 315 нче гвардия тау-укчылар полкы составында ул Төньяк Кавказ фронтындагы авыр, катлаулы сугышларда катнаша. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 14 гыйнварында гвардия өлкән лейтенанты Ханнанов сугышта һәлак була һәм Кырым АССРның Керчен районы Юраков- Кут авылында җирләнә. Аның исеме Бөек Ватан сугышы тарихына батырлык һәм фидакарьлек үрнәге буларак мәңгеләштерелде.

Документларда сакланган хәтер

2022 елда Дәлия Мөҗип кызы архивка абыйсы Нәҗми Ханнановның тормышы һәм хезмәте белән бәйле кыйммәтле документларны тапшыра. Алар арасында:

  • Абыйсы һәм аның тормыш юлы турындагы истәлекләр;
  • Әнисенә һәм сеңлесенә адресланган фронт хатлары;
  • Инкыйлаб көрәшчеләренә ярдәм итү халыкара оешмасының (СССР секциясе) әгъзалык билеты;
  • Хезмәт кенәгәсе;
  • Үлем һәм җирләү урыны турындагы хәбәр;
  • СССР Оборона министрлыгының 4 нче Кадрлар идарәсе 2 нче бүлеге башлыгы хаты;
  • белән бүләкләү турындагы бүләкләү эшенең күчермәсе;
  • Нәҗми Мөҗип улы тормышының төрле чорларын чагылдырган фотосурәтләр: хезмәттәшләре, сугышчан дуслары белән, шулай ук Иркутскида хезмәт иткән чорларын сурәтләнгән портретлар.

Бу документлар Ханнанов Нәҗми Мөҗип улының тормыш юлын гына чагылдырып калмый, ә Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди кыйммәт бәягә яулап алынуын искә төшерә. Алар безгә батыр якташыбызның нинди булуын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә, Кызыл Йолдыз ордены иясе Нәҗми Ханнанов — укытучы, солдат һәм герой! 

Батыр якташыбызның язмышы -  уйлап та тормыйча үз Ватанын яклап яуга күтәрелгән меңләгән совет кешеләренең тарихына тәңгәл. Аның хезмәткә бирелгәнлеге, Туган иленә тугрылыгы һәм кыюлык белән тулы тормышы киләчәк буыннар өчен үрнәк. Гаиләсе һәм архив ярдәмендә герой турындагы истәлекләр әле озак еллар сакланачак, безгә баш очыбыздагы тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрне искә төшереп торачак.

Әлеге материалны әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен Актаныш районы башкарма комитетының архив эшләре секторы җитәкчесе Айгөл Галимьяновага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев