Актанышта Әфганстан батырларын хөрмәтләделәр
15 февраль көнне ел саен Актаныш районында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләрен чыгару көне зурлап билгеләп үтелә. Бу әлбәттә, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән батыр якташларыбызның бердәмлеге һәм патриотлык хисләренең зур булуы турында сөйли.
Кая гына барсалар да, нинди генә чарада катнашсалар да өлкәнәеп баручы сугышчыларыбыз үзләренә карата бары хөрмәт хисләре генә уята.
Ышанычлы карашлары, төпле фикерләре аларның чын ир-егетләр икәнлеге турында үзе үк сөйли. Батырларыбыз бер йодрык булып, һәлак булган әфганчыларның да истәлеген кадерләп саклыйлар.
Алар туып-үскән, яшәгән йортларга истәлек такталары куялар. 36 ел элек Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга багышланган митингка да алар бик матур итеп күмәкләшеп, оешып килгәннәр.
Хәтта бер тапкыр да мондый чараларга аяк басмаган райондашларыбыз да митингта катнаштылар, үзләренә багышланган патриотик концерт карап горурлык хисләре кичерделәр.
Актаныш районы башлыгы, үзе дә сәмум җилләренә бирешмичә утлар-сулар кичкән Әфганстан сугышы ветераны Ленар Зарипов хәрби дусларына изге теләкләрен җиткерде, бүгенге көннең кадерен белеп, матур итеп аралашып яшәргә чакырды:
-Хәрби антыбызга, присягабызга гомер буе тугры булып калдык. Шуның өчен сезгә зур рәхмәт! Исән-сау булыгыз, бер-берегезгә терәк булып күңел җылысын тоеп яшәргә язсын,- диде Ленар Рафак улы һәм митингта катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп.- Балалар! Сезгә сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Тыныч тормышта, тырышып укып, районыбыз, республикабыз, Рәсәебезнең лаеклы шәхесләре булып үсеп җитегез, горур булып яшәгез!
Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов барлык интернациональ сугышчыларга, Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләр һәм махсус хәрби операция ветераннарына, чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбызга, митингта катнашучыларга бүгенге патриотик чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде, яуда һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
- Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән без биредә басып торган якташларыбызга бурычлы. 1945-1941 еллардагы бөек Ватан сугышында бабаларыбыз фашистларны тар-мар итеп Җиңү белән кайттылар. Әмма фашизм ярчыклары бетеп җитмәгән булып чыкты, Украина якларында Америка, Германия, Чехословакия һәм башка илләр берләшеп оя корганнар, Россия белән ике арадагы чикләрдә зур-зур хәрби көчләр туплап, һөҗүмгә әзерләнгәннәр. Махсус хәрби операциядәге батырлар менә шушы дошманнарны авызлыклау өчен ут эченә китте.
1979-1989 еллардагы Әфганстан сугышында да безнең якташларыбыз сынатмады, ике еллык армия хезмәтенә баручыларның күпчелеге үз теләкләре белән илебезнең көчен күрсәтеп, интернациональ бурычын үтәде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз исән-имин җиңү белән кайтсыннар, барыбыз да шушы теләктә,- диде Ленар Сәмигулла улы.
Актаныш районы Әфганчылар оешмасына җитәкчелеккә Илсур Гатин килгәннән соң тагы да куәтләнде.
Әфганчы ир-егетләр патриотик темага үзләре җырлар иҗат иттеләр, хәрби киемнәрдән очрашуларда чыгыш ясый башладылар, балалар юбакчаларына, мәктәпләргә хәрби-патриотик рухтагы кичәләрдә актив катнашалар, алда әйткәнчә мәрхүм сугышчыларның исемнәре дә алар тарафыннан мәңгеләштерелде.
Бүгенге митингта Илсур Гатин киләчәктә сугышлар булмасын дигән изге теләкләрен әйтте. Укучыларга мәктәптә яхшы укып, спортны яратып, илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин яуда һәлак булганнар рухына изге догаларын укыды.
Тантаналы митингның иң дулкынландыргыч мизгелләре Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленең Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салу булды.
Митингта катнашучылар Әфганстанда һәлак булган 6 райондашыбызның обелисклары янына барып, аларны тагын бер кат искә алды, кызыл канәферләр аларның да таш рәсемнәрен бизәде.
Истәлекле датага багышланган чара «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район мәдәният сарае артистларының бик җылы эчтәлектәге концерты белән дәвам итте.
Иң элек батырларыбыз Әфганстан сугышы турындагы кинофильмны карады.
Ленар Зарипов әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте,
сугышчан дусларын котлап сәламләгәннән соң мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев