Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераннары «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнде

Бүген Актаныш муниципаль район Советының 2024 елны йомгаклау һәм 2025 елга бурычлар билгеләүче мөһим утырышында истәлекле вакыйга булды. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәфкил Вәли улы Вәлиевка һәм Вазыйх Фатыйх улы Шакировка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырдылар. Шулай ук бу югары бүләккә Абдуллина Нурфика Абдулла кызы да лаек булды. Нурфика Абдулла кызына юбилей медале өенә алып барып тантаналы шартларда кулларына биреләчәк.

Бу истәлекле билге- аларның батырлыгына һәм Бөек Җиңүгә керткән өлешләренә хөрмәт. Сугышның авыр сынауларын узган ветераннар тарихның тере символы һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Моннан тыш, быел 100 яшьләрен каршылаячак Тәфкил Вәлиев һәм Вазыйх Шакировка «Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины»дигән мактаулы исем бирелде. Бу югары исемгә лаек булу аларның Ватан һәм туган як алдындагы казанышларын тану дигән сүз.

Ветераннар хөкүмәтебез тарафыннан игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның сугыш елларында халыкның батырлыгы турындагы хәтерне саклау өчен мөһим булуын ассызыкладылар.

Актаныш районы үз геройлары белән горурлана һәм аларның илебез тарихына керткән өлешен хөрмәт итү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев