Актаныш районы җитәкчелеге тыл ветераннарын хөрмәтли
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Актаныш районы җитәкчелеге авыл җирлекләрендә яшәүче тыл ветераннары белән очрашты.
Тыл ветераннары да районыбызда санаулы гына калып бара. Алар Бөек Җиңү алып килгән сугышчыларыбыз өчен авыллардагы басу-кырларда, фермаларда, шәһәрләрдә завод-фабрикаларда көчле ир-егетләрне алыштырган балалар, картлар, гарип-горәбәлеге аркасында сугышка алынмаган ирләр. «Барысы да фронт өчен!» шигаре белән көнне төнгә ялгап, соңгы телем икмәкләрен авыз итмичә сугышчыларга озаттылар, кием-салым, азык-төлек, сугыш кораллары белән тәэмин иткән буын вәкилләре хөрмәткә бик тә лаек!
Яшь буынның хөрмәте, кадерләве сезнең гомерләрне озайтсын, мул-тыныч тормышта яшәргә язсын, хөрмәтле ветераннарыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев