Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш районы архивына махсус хәрби операциядәге батырлар турында мәгълүматлар туплана

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Актаныш муниципаль архивы дәүләт комитеты йөкләмәсе буенча республикабыздан махсус хәрби операциядә катнашучыларның егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан зур эш башланды. Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының архив секторы бүлеге 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүматлар туплый. 45 батырыбыз турында фотоколлекция инде әзер.

Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш 2022 елда башланып китте. 2 ел эчендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының архив секторы бүлегендә күләмле генә фотоколлекция барлыкка килде. Хәзерге вакытта 45 батырыбыз турында фотодокумент бар.

Әлеге эшне архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова район хакимияте пресс-сәркатибе Руслан Усманов белән кысага салып булдырган. Мәгълүматларны җыюда авыл җирлеге башлыклары һәм аларның сәркатипләре ярдәм иткән.

Изге эш дәвам итә. "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Актаныш районындагы координаторы Ландыш Бариева булышлыгы белән һәрбер махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә архивка документлар, истәлекләр җыю турында хәбәр ителә.  турында фотографияләре, мәгълүматлары белән тулыландырылачак. Әлбәттә, бу бик четерекле эш, чөнки һәлак булганнарның гаиләләре әле кайгыдан арына алмыйлар, шуңа күрә истәлекләрне дә тапшырасы килми. 

Айгөл Рәдис кызы документларның архивта саклауның өстенлекләре турында да сөйләде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы мәгълүматларны тамчылап туплыйбыз. «Бабайның документлары сакланмаган, медальләре, таныклыклары бар иде, хәзер инде алар юк, балалар уйнады да югалды, яңа өйгә күчкәндә югалды», дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шуңа күрә менә шундый хәлләргә юл куймас өчен, махсус хәрби операциядәге егетләребез турында һәр мәгълүматны туплап бару бурычы куела да инде. 

Һәр мәгълүмат бездә 100 елдан соң да саклана. Аларны электрон форматка кертәбез. Район архивына экскурсиягә килүчеләргә күргәзмә итеп күрсәтәбез, күчмә күргәзмәләр белән мәктәпләргә барабыз.  Дәүләт архив комитеты белән берләштерелгән интернет күргәзмәләр ясыйбыз. Безне Актаныш, Татарстан кешеләре генә түгел, Бөтенроссия буенча да карый алалар.

Архивта Такталачык авылы батыры, «Батырлык ордены» иясе Азат Тимировның күргәзмәлеге әллә каян үзенә җәлеп итә.

Әнисе Айсылу Мөхәммәт кызы дәүләт куйган бурычны дөрес итеп аңлап, улының бик күп документларын, шәхси язмаларын, хатларын архивка китергән.

 

Ана кеше, күңеле сизгәндәй, кечкенәдән үк улының бар әйберен- армиягә киткән һәм кайткан билетларын, документларын, хатларын, балачактагы анкета дәфтәрләренә кадәр саклаган. Аларның барысын да архив бүлегенә килгән районашларыбыз карый ала.

Безнең белешмә:

Азат Илдус улы Тимиров 1986 елның 21 ноябрендә Такталачык авылында туган.

2022 елның 27 октябрендә контракт нигезендә Украинада барган махсус хәрби операциягә китә. Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Азатның гомере хәрби бурычын үтәгәндә, 2023 елның 30 декабрендә өзелә. Һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.

 

- Азат Тимировка багышланган күргәзмәлек турында сөйләгәндә үзем дә, мине тыңлаучы укучылар да бик нык дулкынлану хисләре кичерәбез, хәтта күзләргә яшь килә. Әлеге күргәзмәлеккә барлык батырлар да лаек,- ди Айгөл Галимьянова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев