Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш район Советы депутатларын «Ватанны саклаучылар муниципаль программасы» белән таныштырдылар

Актаныш район Советы сессиясендә район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев район советы депутатларын Актаныш муниципаль районының 2025-2027 елларга «Ватанны саклаучылар муниципаль программасы белән таныштырды.

Россия президенты В. В. Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. 2025 нче ел илебез халкы өчен өчен аеруча истәлекле, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз. Шуңа бәйле рәвештә Актаныш муниципаль районының 2025-2027 елларга «Ватанны саклаучылар муниципаль программасы» төзелде. Актаныш район Советы сессиясендә район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев район советы депутатларын өчьеллык программаның эчтәлеге белән таныштырды. 

Программаның максаты үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы, хәрби бәрелешләр, махсус хәрбим операция ветераннарына ярдәм итү, алар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү. 

Программа төп дүрт юнәлешне үз эченә ала:

  • патриотик тәрбия;
  • Ватанны саклаучылар, бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чаралар планын булдыру;
  • ветераннарга уңайлы шартлар булдыру, һәйкәлләр, истәлекле урыннарны, аларның территорияләрен төзекләндерү;
  • махсус хәрби операция максатына ирешү өчен эш алып бару, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.

Программаның эчтәлегенә туры китереп һәр авыл җирлеге үз планын төзеп, эшчәнлек алып барырга тиеш. 

Патриотик юнәлешкә килгәндә түбәндәге чаралар уздыру күздә тотыла:

  •  Хәрби комиссар кубогына хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшүсмерләр арасында муниципаль конкурс үткәрү;
  • Мәктәп, район музейлары һәм мемориаллары буенча мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештыру;
  • «Аҗаган 2.0»республика хәрби-спорт уенының район этабын үткәрү;
  •  Ел саен үткәрелә торган «Парламент дәресе» республика акциясендә катнашу;
  • Тантаналы, истәлекле, мәдәни-массакүләм, спорт һәм башка чараларны оештыру һәм үткәрү;
  • «Фронт бригадасы» театральләштерелгән тамашаларга район смотр-конкурсы;
  • «Илһам остаханәсе», «Истә калсын» иҗади мәдәни-агарту проекты кысаларында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан Геройлары елына багышланган район конкурслары, күргәзмәләре (рәсем сәнгате, халык кәсебе,вокал, хореография, баян һ. б.);
  • Фронтовик шагыйрьләргә багышланган район фестивальләрен, конкурсларын оештыру һәм үткәрү (Гамил Афзал, Нур Баян исемендәге иҗат конкурслары);
  • Хор коллективларының «Язның җиңү җырлары» район фестиваль-конкурсы;
  • Район, район үзәге учреждениеләрендә, предприятиеләрендә, мәдәният учреждениеләрендә «Хәтер дивары» район конкурсын оештыру;
  • Район үзәге оешмалары, предприятиеләре, мәдәният учреждениеләре иҗат коллективларының район смотр-конкурсы уздыру;
  • Мемориаль комплекслар, район, район үзәге парклары территориясендә митинг-концертлар оештыру;
        
  • Театр коллективларының смотр-конкурсын, театр декадасын оештыру; 
        
  • " Батырлар даны мәңгелек!» театральләштерелгән тамашасын оештыру;
      
  •  Туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният учреждениеләренең музей почмаклары эшен оештыру;
      
  •  "Киләчәккә бер адым", "Җиңү Җырлары" акцияләре, тарихи квестлар уздыру;
        
  • Ф. З. Әхмәдишин кубогына чаңгы эстафетасы буенча район ярышлары;
  • «Татарстан чаңгы юлы», хәрби комиссариат призларына чаңгы узышлары;
  • Татарстан Республикасы «Динамо» Җәмгыяте призларына 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында Бөек
  • Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган мини-футбол турниры;
  • Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат турниры;
      
  • Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш буенча районара турнир уздыру.

Әлеге программага тагын Актаныш районындагы авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, төзелеш һәм ремонт эшләре, Ватанны саклаучыларның социаль-икътисадый тормыш шартларын яхшырту, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары, махсус хәрби операция максатларына ирешү буенча планлы эш алып бару кертелгән.

Илшат Илфат улы Актанышта ветераннар, хәрбиләр һәм укучылар, яшьләр белән очрашу өчен «Патриотик үзәк» төзү идеясен дә җиткерде.

Программаны тормышка ашыру район бюджетыннан финанслана. 2025 елда башкарылучы торган эшләрнең суммасы 50 миллион сумнан да артып китә. Шулай ук төрле грант конкурсларыннан откан финансларны, үзара салым акчаларын да әлеге максатларда тотарга киңәш ителде.  

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәр башкарылган эшнең сметасы төзелергә һәм хисабы дөрес итеп алып барылырга тиешлеген ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев