Актаныш батырлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган республикакүләм тантаналы чарада катнашачак
Актаныш районы делегациясе «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган республикакүләм тантаналы чарада катнашачак.
Бүген, 22 февральдә башкалабыз Казанда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, "Казан-Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантаналы чара уза.
Әлеге матур бәйрәмдә Актаныш районы делегациясе дә катнаша. Хәзерге вакытта Әфганстан, Чечня сугышлары һәм махсус хәрби операция ветераннары юлда. Батыр райондашларыбызга хәерле сәфәрләр һәм күңелле ял итеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев