Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Әфган сугышы ветераны Рәзилә Мөхәммәтдинова: «Госпитальдә, бәй, син Яңа Әлемнекемени?», дип сораганымны сизми дә калдым

1979 -1989 нчы елларда Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз арасында 3 хатын-кызыбыз барлыгын әле бик күпләр белми торгандыр. Алар- Тутыя Заһидуллина, Дилә Абдуллина һәм Рәзилә Мөхәммәтдинова. Өчесе дә шәфкать туташы булып ике ел хезмәт итәләр.

Актаныш районы Әфганчы-сугышчылар оешмасы ветераннар арасындагы дуслык-бердәмлекне ныгытуда, аларның батырлыгын халыкка танытуда, яшь буында патриот хисләр тәрбияләүдә зур эш башкара. Курыкмыйча үз теләкләре белән ут эченә китеп, ил алдындагы изге бурычын үтәгән гүзәл затларны да барлап хәлләрен белеп торалар. Иске Сәфәр кызы  Тутыя Заһидуллина яшәгән йортка хәтер тактасы куелды, Аеш авылыннан Дилә Абдуллина белән элемтәләр булдырыла. Ә Рәзилә Мөхәммәтдинова  әфганчы-райондашлар белән республикакүләм Ватанны саклаучылар бәйрәмендә хөрмәтләнде, сугышчан дуслары белән очрашып, яшьлек елларын искә алды.

«Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр залына бәйрәмгә килгән актанышылылар бик матур һәм мөлаем ханымны уратып алды. Рәзилә Мөхәммәтдинованың әфган сугышы ветераны икәнлеген ишеткәч, башка делегатлар аптырап калдылар.

Чөнки бик күбесе эшмәкәр ханым белән электән үк таныш, төзү-төзекләндерү материалларын нәкъ аның кибете аша кайтартканнар. Ә менә кыю, үз сүзен кистереп әйтә белгән Рәзиләнең сугышчан юл узуы турында берәүнең дә ишеткәне булмаган.

- Мәктәптән соң Минзәлә медицина училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Казанда инфекцияле авырулар хастаханәсендә эшләдем. Ике-өч ел эшләгәннән соң, хәрби комиссариатка булачак солдатларга медицина комиссиясе үткәрергә җибәрделәр. Егетләрне Германиягә, Югославиягә, Әфганстанга озаталар. Шунда кинәт кенә «Ә нигә миңа да армиягә бармаска әле?» дигән уй килде. Үз илемә ничек тә булышасым, солдатларга ярдәм итәсем килде. Чөнки без бик тә патриотик рухта тәрбияләндек.

Комиссиядә Европа илләренә чыгарга тәкъдим булса да, Әфганстанны сайладым,- ди Рәзилә Дөлфәт кызы.

1886 елның октябрь аенда көзге пальто-сапогилардан вертолетта Әфганстанның Багран шәһәренә оча кыз. Барып төшсәләр, шаккаталар, биредә бөтен тирә-якта тюльпаннар чәчәк атып утыра. Рәзилә Мөхәммәтдинова хәрби госпитальнең инфекцияле авырулар бүлегендә солдатларны дәвалый башлый. 

Дезинтерия, амебиаз авырулары артка чигенгән иде инде, мин шул бүлектә эшләдем. Ә менә ул чорда корсак тифы, малярия кебек авырулар белән ныклап көрәшергә туры килде,- ди Рәзилә апа.

Госпитальгә турыдан-туры һөҗүм итмәсәләр дә шәфкать туташларына һава тревогасы булуга, артиллерия атакасы вакытында барлык 180 солдатны  траншеяга кадәр алып барып сакларга туры килә. Ябык зонадагы госпиталь территориясеннән беркая да чыгарга рөхсәт ителми. Ә сугышчылар өчен мәдәни чаралар, концертлар һәрвакыт оештырылып тора. Ике ел эчендә бик күп дуслар таба Рәзилә, ә туган илдә читтә, ком даласында Актаныш егетләрен очрату аеруча кызыклы булып истә калган. 

Шулай бер солдатны алып килделәр, мин документлар тутырам, күзем Ново Алимово дигән сүзне күрүгә сискәнеп киттем. «Бәй, син Яңа Әлемнекемени?», дип актанышча сораганымны сизми дә калдым, үзебезнең якташ Инсаф Миргаязов булып чыкты ул. Ямалыдан Илсур Гатин белән дә көтмәгәндә очраштык. Якташларымны күргәч, искиткеч рәхәт булып китте, татар кызлары белән оешып, очрашып тордык, алай туган телне онытмадык. 

 

- Сезгә Әфганстанда хезмәт итү нәрсә бирде? 

-Иң беренче чиратта, бөтен Союз буенча дуслар таптым. Аларның барысы да ышанычлы, кешелеклелек төшенчәсенең барлык сыйфатларын туплаган чын дуслар! Ул чорда патриотизм, туган илне ярату, якыннарың өчен җаныңны фида кылырга әзер булу хисләре искиткеч иде бит. Әфганстанда хезмәт иткәндә булачак иремне очраттым, офицер Руслан Иванилов белән ике кыз үстердек. 

Рәзилә Мөхәммәтдинованың яныннан сугышчан дуслары бер дә өзелеп тормады. Һәрберсе белән сөйләшер, фикерләшер сүзләр җитәрлек шул. Ә теләк бер- «Еллар тыныч булсын, сугышлар тизрәк тәмамлансын. Без күргәнне балалар, оныклар күрмәсен!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев