Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Актаныш районы халкы МХО зонасына унҗиденче гуманитар ярдәм юллый

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан, 16 февраль көнне, Актаныш районы халкы махсус операциядә катнашучы якташларыбызга унҗиденче гуманитар ярдәм җибәрәчәк.

Бу бәйрәм Ватаныбыз язмышы белән бәйле һәркем өчен мөһим көн, шуңа да Актаныш районы халкы үз сугышчыларына ярдәм күрсәтергә теләп бар көчләрен куйдылар. 

Алгы сызыкка җибәреләчәк посылкаларда җылы сүзләр һәм котлаулар белән бергә сугышчы якташларыбыз өчен бик күп кирәкле әйберләр тупланды. Махсус термокостюмнар, футболкалар, 23 февраль бәйрәме уңаеннан бүләкләр һәм башкалар. Безнең 40 сугышчының һәркайсы дүртәр посылка алачак. Шулай итеп, волонтерларыбыз «Яшьлек» яшьләр үзәгендә 160 посылка тутырып, хәстәрләп куйды. 

Гуманитар ярдәмнең эчтәлегенә килгәндә, хуҗалык кирәк-яраклары, газ баллоннары, гигиена чаралары, кием-салым, азык-төлек, чәй һәм хәтта чәкчәк кебек традицион тәм-томнардан җыйналды ул. Болар барысы да Ватанны саклаучыларыбызга карата кайнар мәхәббәт һәм кайгырту хисләре туплаган.

Актаныш егетләре- сугышчылар үтенече буенча бер автомобиль ремонтланды, ә Казанда яшәүче меценат якташларыбыз солдатлар өчен «УАЗ-Патриот» сатып алдылар. Гуманитар ярдәмнең бер өлеше Чаллы волонтерлары аша алгы сызыкка җибәрелгән инде. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары- Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән ветераннар һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга хәрәкәт итә торган мунча сатып алдылар. Донецкта, Северный бистәсендә Матди тәэмин итү ротасындагы якташыбыз Илдар Нургалиев Актаныш егетләренең хәрби бурыч үтәгәнен мунча ягып каршы ала, бу да солдатларның бердәмлеген, туган яктан еракта да җирдәшләрнең ярдәмчеллеген күрсәтә, алга таба да бу бергәлек дәвам итсе, Җиңүгә рухландырсын! 

Моннан тыш сугышчыларга рацияләр өчен ретрансляторлар, тепловизорлар, прицеллар, генераторлар һәм башка кирәкле җиһазлар җибәреләчәк. Болар барысы да Актаныш районында яшәүчеләр, читтә гомер итүче якташлар ярдәме белән сатып алынды. «Без бергә» волонтерлары эшмәкәр Айгиз Фәрдиевнең актив финанс ярдәме күрсәтүен әйттеләр, ул ай саен фонд ихтыяҗларына шактый зур суммада акча күчерә.

Актаныш районында яшәүчеләр авыр вакытта бердәмлек күрсәтүләрен дәвам итәләр. Һәр посылка, һәр дрон, һәр җылы бүләк — ул матди ярдәм генә түгел, ә сугышчыларның ялгыз түгеллеген раслаучы мөһим фактор. Безнең батырларны туган якта хәтерлиләр, кадерлиләр һәм өйләрендә якыннарының өзелеп көтүен күрсәтүче әһәмиятле чара да.

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев