Байсар мәктәбе коллективы хәйрия концерты акчаларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырды
Байсар авылы мәдәният йортында Байсар мәктәбе коллективы көче белән «Җирдә яшәү рәхәт!» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды.
Әлеге чарада тупланган 22050 сум акча Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларыбызга, абыйларыбызга, әтиләребезгә ярдәм буларак тапшырыла. Тизрәк сугышлар тәмамланып, илләребез тынычланып, имин- тигез гаиләләрдә бәхетле яшәргә насыйп булсын!
Байсар мәктәбенә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев