Актаныш районы инвалидларны социаль яклау фондының чираттагы утырышы узды
13 октябрь көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 7 нче утырышы булып узды. Биредә барлыгы 9 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 120 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев