Ватан өчен көрәш: Зөлфәтнең хәрби юлы
Махсус хәрби операциянең беренче чакырылышында ук киткән, инде ике ел ярым яу кырында утны-суны кичкән Зөлфәт Хуҗин Ватанны саклаучылар көнен әти-әнисе янында каршылый.
Мөмкинлектән файдаланып, без Зөлфәт белән аралашып кайттык. Йөзеннән балалык чалымнары да китеп бетмәгән, елмаеп кына торучы бу батыр егетне кулына корал тоткан килеш һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Әмма язмыш дигәнең инде аны шактый сынарга өлгергән.
Зөлфәт – Актаныш егете. 1991 елда Зәкия һәм Рәдис Хуҗиннарның кыз һәм улларыннан соң туган төпчекләре. Апасы белән абыйсы аны кадерләп, яратып, сөеп кенә үстерәләр. Зөлфәт “Ромашка” балалар бакчасында йөри. 2009 елда Актанышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Әмма аны тәмамларга насыйп булмый. 2012 елда армия сафларына алына. Бер ел Тамбовта баш разведка идарәсендә өлкән укчы булып хезмәт итә.
Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, район янгын сакчылыгы бүлегенә эшкә керә. Дүрт ел ярым янгын сүндерүдә катнаша. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда югалып калмаска өйрәнә. Аннан ике ел Равил Ярмиев оешмасында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Соңыннан Актаныш сөт заводына күчә. Шуннан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә.
ТИЗ ГЕНӘ ҖИҢЕП
КАЙТЫРБЫЗ, ДИП УЙЛАДЫК
– Повестка килгәч каушап, куркып калмадыңмы?
– Сугыш турындагы кинолар карап үскәч, менә барабыз да, кырып, себереп, җиңеп кайтабыз, дигән сыман гына тоелды. Качып калу уе башка да килмәде. Барыбыз да барып кайтабыз, дип уйладык.
– Өйрәнүләр уздыгызмы?
– Әйе, Казанда танк училищесында бер ай хәрби әзерлек үттек тә, 29 октябрь көнне Белгород өлкәсенә җибәрделәр. Анда ун көн булгач, 11 ноябрьдә Украинага, Луганск өлкәсенә кереп киттек.
– Актаныштан ничә егет идегез?
– Без ротада унбер егет бергә туры килдек. Гел бер-беребезгә ярдәм итеп тордык. Аеруча Руслан Гарифуллин, Илнар
Гыйндуллин, Нияз Фәрраховлар белән якын идек.
– Анда эләгүгә нинди хис биләп алды?
– Барган җирдән, машина батып калды да, бер взвод элемтәсез калдык. Таныш түгел җир, таныш түгел посадка. Кем атканы да билгесез. Кайдан очып килгәне дә күренми. Берәүләр тиз генә окоп казый башлады. Мин Рамил абый Хөсәеновның Чечняда булганын белә идем. Аның тәҗрибәсе булгач, ул нишли, мин дә шуны эшләдем. Артык югалып калмаска ул ярдәм итте. Ул миңа: “Зөлфәт тырышма, көчеңне бетермә, без әле тагын барачакбыз”, – диде. Икенче көнне калган взводлар белән табыштык. Безгә фронтның кайда икәнен күрсәттеләр. Шуннан әкренләп барысын да аңлый башладык.
ГӘҮДӘНЕ БОЗДАН
КУБАРЫП АЛДЫК
– Сез барганда һава торышы нинди иде?
– Дүрт көн бер туктамый яңгыр яуды. Төнгә суыта, туңдыра. Җиргә ятып йоклап китәсең, иртән үзеңне боздан кубарып аласың.
– Өйдәгеләргә хәбәргә чыга алдыгызмы?
– Егерме көннән соң, апага шалтыраттым. Ул әти-әниләргә әйтте. Шуннан хәбәрләшеп торырга тырыштык.
– Ашау, юыну мөмкинлекләре бар идеме?
– Ферма кебек җирдә пакетлар белән генә әйләндереп алынган җирдә юыну өчен урын әзерләгәннәр иде. Шунда алып барып, юындырттырып кайтаралар иде.
Ашау башта саерак иде. Соңыннан бераз әйбәтләнде. Запаслар да барлыкка килә башлады. Алып та киләләр иде. Күбрәк үзебез әзерләргә тырыша идек.
ИҢ АВЫРЫ – ЮГАЛТУ
Зөлфәтнең позывное – Зомби. Ул укчы булып хезмәт итә. Иң башта аларның ротасындагы егетләрне алгы сызыкка барысын бергә кертәләр. Ике көннән соң, өчтән берен кире чыгаралар. Һәм унбер-
унике көннән соң бер-берсен алыштыра башлыйлар.
– Сезнең төп бурыч нидән гыйбарәт?
– Штурм белән өйләрне, подвалларны алгач, без шунда керәбез. Штурм тагын алга яисә составны яңартырга китә. Без исә штурм белән алган йортларны, подвалларны, позицияне саклап калабыз.
– Иң беренче югалту ачысын кичерү авыр булдымы?
– Нык авыр. Бу, Нияз Фәррахов иде. Ул көнне Илнар Талипов югалды. Берьюлы дүрт кеше югалды. Төннәрен уйланып ятасың, күңел тула. Бергә иңне-иңгә куеп көрәшеп йөрисең, мизгел эчендә ул кеше юк була. Моны күрү күңелгә нык авыр. Әмма бирешергә, сыгылып төшәргә ярамый. Көрәшүеңне дәвам итәсең.
– Янгын сүндерү оешмасында эшләгәндә алган тәҗрибәң анда да булышамы?
– Чыннан да, булыша. Анда өйләр яна. Янгыннарны күргән булгач, артык паникага бирелү булмады.
– Үзеңә, иптәшләреңә беренче ярдәм күрсәтү ничек?
– Безне Казанда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәткәннәр иде. Әмма башта нык каушатты. Дөрес эшлим микән, авырттырмыйммы дигән кызганулы хисләр өскә калка иде. Соңыннан инде, кешенең гомерен коткарып калу беренче урынга чыга башлады. Аның авыртуы вакытлыча гына дип, жгутын да тиешенчә кыса, бинтын да тиешенчә чорный башлыйсың.
ҺӘРВАКЫТ ЭЛЕМТӘДӘ
БУЛЫРГА КИРӘК
– Медикаментлар җитәме?
– Җитә. Заданиега кергәндә, үзебез белән икешәр аптечка алабыз. Бинтларның берсен кесәгә, икенчесен рюкзакка салабыз. Заданиеда иң кирәкле әйберләр – медикаментлар һәм элемтә чарасы. Су, шоколад, суыра торган конфетлар алабыз. Кем нәрсә ярата, шуны ала. Мин үзем горелка, газ һәм чәй эчәргә бераз әйбер алам. Бер рюкзакка күп әйбер тутырып та булмый. Power Bank алмый булмый. Чөнки ул кеше гомере белән бәйле. Ялгыш яраланып, хәбәрдән югаласың икән, синең арттан кеше җибәрәчәкләр. Шуңа ул кешенең гомере белән дә уйнамаска кирәк. Без рация аша хәбәрләшеп торабыз.
2023 елның октябрь аенда Зөлфәтләрне Донецк ягына күчерәләр. Анда аны взвод командиры ярдәмчесе итеп куялар. Кайтып китәр алдыннан, кече лейтенант званиесе биреп, взвод командиры итеп билгелиләр. Взводта 24 кеше. Кыска вакытлы ялга ул дүртенче тапкыр кайткан.
– Ялга кайтканнан соң, кабат китү авырмы?
– Яшермим, җиңел түгел. Кайтканның беренче көннәрендә төнлә, китәр көн җиткән дип куркып уянасың. Аннан беренче генә көн бит әле дип сөенәсең.
– Хәзерге вакытта анда һава торышы нинди?
– Көчкә суытты әле. Анда пычрак, лыпырдык. Балчыгы да аякка иярә торган. Йөргәндә дә авыр. Катырса, әйбәтрәк. Камикадзе очып килгәндә, качу өчен, кисәк кенә йөгерә башларга кирәк.
– Гуманитар ярдәмнәр киләме?
– Киләәә. Актаныш группасын барысы да беләләр. Беренче урында Әлмәттер инде. Икенче урында – Актаныш. Килгән барлык әйберне дә синекенә, минекенә бүлмичә, бергә кулланабыз. Әгәр берәрсе госпитальдә икән, ул бар әйберне дә кулланыгыз, миңа тәмәкене генә калдырыгыз дип яза. Старшина тәмәкене алып куя да, калганын бергә ашыйбыз, кулланабыз.
БЕРНИЧӘ ТАПКЫР МИНА КЫЙПЫЛЧЫГЫ ТИЯ
– Зөлфәт, яралар алганың да булдымы?
– Булды инде. 2024 елның март аенда Бердычи авылы янында штурм белән подвалны алгач, анда унөч егет бергә җыелдык, шунда камикадзе безне күреп алды. Һәм тимер ишектән килеп керде. Ишек чыгып очты һәм мине дә алып очырды. Ныграк яралы егетләрне госпитальгә озаттык. Без шунда гына хәл алып, кабат хезмәткә кердек.
Икенче юлы сентябрь аенда Михайловка авылы янында сбросник ыргытты да, без ике егет сикереп кала алдык. Аны күрүгә, рюкзакны ташлаган идем, шуны кеше дип уйлап, шуңа ыргытты. Анда да бераз хәл алуга, кабат хезмәткә кердем.
Өченче тапкыр 27 ноябрьдә бер һәлак булган солдатны алып чыгып, кире кайтканда, сбросниктан ыргыттылар. Минем уң аякның табан өлешенә мина кыйпылчыгы керде.
Госпитальдә яттым. Аннан чыккач, рота командиры старшинаны отпускага чыгарыйк, син вакытлыча аның урынына калып тор, аягың ныклап төзәлеп беткәнче, заданиега керми торырсың, диде. Старшина булып тордым.
Быелның гыйнвар ахырында заданиега кергәч, дистанцион миналар шартлый башлады. Миңа тагын мина кыйпылчыклары эләкте. Аякны, янбашны яралады. Санчастьта яттым да, кыска вакытлы ялга кайту мөмкинлеге бар дигәч, өйгә кайтып дәваланырга булдым. Актаныш хастаханәсендә җепләрен алдырачакмын.
Зөлфәт бик тыйнак булып чыкты. Үзенең бүләкләре хакында әйтергә теләмәсә дә, без аларны күреп алдык. Суворов орденлы 15 нче аерым гвардия мотоукчы Александрия бригадасының “За отличие” медале иясе ул. Күптән түгел генә үзенә “Кара гусар” (“Черный гусар”) исеме биреп, “Отважный” күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Мондый исем бик күп кешегә тәтеми.
Батыр егеткә тизрәк савыгып, аякка басуын телибез.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев