Иске Байсар укучылары сыйныфташларының МХОдән ялга кайткан әтисе белән очраштылар
Радмир Бәйрәмов Иске Байсар мәктәбенең өченче сыйныфында укый. Әтисе Ирекнең махсус хәрби операциядән ялга кайтуын сагынып көтеп ала ул.
Аның хисләрен сыйныфташлары да бик яхшы аңлый.
Чираттагы ялга кайткач Ирек абыйлары улының дуслары белән очрашырга мәктәпкә килде. Очрашуда батыр авылдашлары кызларга, егетләргә тырышып укырга, өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, спорт белән шөгыльләнергә чакырды.
Укучылар исә Ирек Бәйрәмовка һөнәрләрен күрсәттеләр- җырлыдылар, биеделәр. Иң мөһиме- Ирек абыйларының махсус хәрби операцияләр тәмамланып, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев