#Безнеңгеройлар: «Батырлык өчен» ордены иясе Сергей Мосолов
Хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәштә батырларча башын салган якташларыбызның һәрбересен безнең геройлар дип зурлыйбыз. Аларның берсе- Мари Суыксуы авылында туып-үскән Сергей Мосолов «Батырлык өчен» - «За мужество» ордены иясе.
Сергей Мосолов "Батырлык ордены"на 2022 елның 26 маенда махсус хәрби операциядә батырларча шәһит киткәннән соң лаек булды.
Сергей Мосолов 1989 елның 21 февралендә Актаныш районы Мари Суыксу авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Училищены кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиесендә укыту-танк ротасын җитәкли. 2020 елда хәрби хезмәтне, контракт нигезендә дәвам итә, капитан якташыбыз танк взводын җитәкли.
Сирия һәм Таҗикстандагы хәрби хәрәкәтләрдән исән-сау кайткан Сергей Александрович Украинадагы операция вакытында үзен чын герой итеп таныта. Сугышчан дусларының гомерен саклау өчен батырларча һәлак була.
5 май көнне Мари Суыксуында туган авылы Мари Суыксуда батыр райондашыбыз белән хушлашу мәрасиме- митинг узды. Сергей Мосолов- Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган беренче райондашыбыз. Авылдашлары авылның горурлыгы, яшьтән үк туган илебезне якларга, сакларга әзерлекле булып үскән батыр егетнең исемен кадерләп саклыйлар, укытучылары яшь буынга аның мәктәпне яратуын, дәресләргә һәрвакыт әзерлекле йөрүен, максатчанлыгын, үзен физик яктан чыныктыруы турында үрнәк итеп сөйлиләр.
Исеме дә онытылмаячак Сергейның. Язын ул укыган мәктәп янында "Хәтер бакчасы" ясадылар, бу истәлекле урынга авыл халкы, мәктәп коллективы, Сергейның дуслары, сыйныфташлары белән бергәләп җимеш агачлары утырттылар.
14 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов Сергей Мосоловка һәлак булганнан соң Россия Президенты В. В. Путин карары белән бирелгән "Батырлык өчен" - "За мужество" орденын тапшыру өчен Мари Суыксуы авылына килделәр.
Җитәкчеләр батыр ул үстергән ана- Альфира Мосоловага олы рәхмәт хисләрен белдереп, аның авыр кайгысын уртаклаштылар.
Альфира апа Мосолова улы Сергейның сугышчан батырлыгын зурлап бәяләгән җитәкчеләргә, авыр вакытта булышкан барча кешегә рәхмәт әйтте. Берочтан яраткан улы турындагы хатирәләре белән уртаклашты:
- Сергей кечкенәдән тәртип яратты, мәктәптә тырышып укыды. Мин аның бер генә дә тискәре сыйфатын әйтә алмыйм. Абыйсы Станислав Сергейдан 8 яшькә зуррак иде, энесенең үсүен көтеп алды. Үзем дә мәктәптә эшләгәч, балалар белән шөгыльләнергә вакытым җитмәде. Алар үзләре үстеләр. Сергей мәктәпкә һәрвакыт әзерләнеп йөрде. Унберенчене тәмамлагач, ике сыйныфташы белән хәрби уку йортына китәргә уйладылар. Сергей Казандагы танк училищесына имтихансыз укырга керде. Ул мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады бит. Танк училищесында хәрби тәртип, бик күрешеп тә булмады. Елап та ала идем- шушы хәрби уку йортына үзем керттем дип. Аның укуы турында язган хатларын укып борчыла идем. Әтисе белән Хәрби ант кабул итүен күрергә бардык. Кайткач әтисенә инфаркт булды да аны югалттык. Улым укуын тәмамлагач, кая җибәрсәләр, шунда барам, дип Еланьга эләкте. Анда хезмәт иткәндә янына бара идем. Соңгы вакытта эшеннән фатир да бирделәр, Даша исемле кыз белән яшәделәр, өйләнешә алмадылар шул...
2022-2023 нче уку елы башланган 1 сентябрь- Белем бәйрәмендә мәктәптә Сергей Мосоловка багышланган почмак ачылды, мәктәп диварына аның исеме язылган Хәтер тактасы беркетелде.
Актанышта тәүгеләрдән "Батырлык өчен" - "За мужество" ордены белән бүләкләнгән Сергей Мосоловның исеме күңелләребездә мәңге сакланыр!
Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев