Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

«Батырлык өчен» ордены иясе Илсур Хәкимов: Мин- «везучий» кеше!

«Батырлык өчен» орденына лаек булган райондашларыбыз өчәү безнең. Мари Суыксуы авылыннан Сергей Мосолов белән Раил Надриев һәм Апач авылы егете Илсур Хәкимов.

Илсур Мәкъсүт улы Хәкимов 1969 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Апач авылында туа. 1986 елда Әтәс урта мәктәбен тәмамлый. 18 яшьлек егет зур горурлык хисләре белән Совет Армиясе сафларына китә. Илсурга язмышы бик иртәли сугыш утын кичәргә язган булып чыга, ул 1987-1989 нчы елларда Әфганстанда хәрби- интернациональ бурычын үти.

Бик яшьли авырлыклар кичәргә туры килсә дә Илсур тыныч тормышта югалып калмый. Чаллыда , аннан Казанда төпләнеп яраткан эшендә хезмәт куя. Куллары алтын егет, әтисе Мәкъсүт абзыйга охшап нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Казанда танылган балта остасына чират торалар, йортлар да сала, җиһазлар да коеп куя, гомумән, заманча һәм матур итеп төзи белүчеләрнең берсе була ул. 

Илебездә хәрби операция игълан ителгәч, Илсурның күңеле урыныннан кузгала. Дусты, Татарстан Республикасы Югары суды хөкемдары Марсель Фәхриев Илсурга яшенең өлкән булуын, хәзерге коралларның да элеккечә түгел, ә заманча технологияләргә нигезләнгәнен сөйләп, бу фикереннән кире кайтырга үгетли. 

Әмма гаярь ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. "Мин- "везучий" кеше! Күр дә тор, гыйнвар аенда кайтып җитәчәкмен!"-ди ул дустына үзенең ничәмә-ничә тапкыр үлемнән калуын исә төшереп. Әйе, чыннан да күлмәк белән туган диярсең, Илсур башкаларны коткарам дип, үз гомерен бер генә тапкыр куркыныч астына куймады анысы. Бервакыт кичен эштән кайтканда Илсур күпкатлы йортның бер фатирында янгын чыкканын күреп ала, ике дә уйлап тормыйча ут эченә ташланып хуҗаларны коткара. Казанда гадәттән тыш хәлләр вакытында телевидение тиз килеп җитә. Күпме генә сорасалар да коткаручыдан журналистлар интервью ала алмый. Марсель Мансур улы дустының тыныч тормышта да батыр йөрәкле, үтә дә тыйнак, башкалар кайгысына битараф булмаган олы йөрәкле кеше итеп искә алды. 

Илсур Хәкимов  2022 елның 17 сентябрендә 4 айга махсус хәрби операциягә китү турында контракт төзи. Кайнар ноктага барып җитүенә бер ай да үтми, 2022 елның 24 октябрендә Луганск Халык Республикасының Чернопоповка поселогын неонацистлар һөҗүменнән саклаганда, миномет утына эләгеп һәлак була.

Райондашыбыз Россия Президенты В. В. Путинның карары белән "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнә. 

Илсур Хәкимов хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, гвардия майоры Максим Таһиров Илсур Хәкимовның үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнүен турындагы хәбәрне җиткерде. 

Илсур Мәкъсүт улын соңгы юлга озатырга сугышчан дуслары, район-республика җитәкчелеге, авылдашлары, сыйныфташлары, районыбызның Әфганчылар оешмасы вәкилләре килделәр. 

Район Әфганчылар берлеге җитәкчесе Илсур Гатин, шулай ук Әфганстанда интернациональ бурычын бергә үтәгән Илсур Хәкимовның сыйныфташлары ихлас сүзләр белән хушлаштылар. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, якташларының авыр кайгысын уртаклашты. Илсур Хәкимовны үзенең тормышын ил язмышы белән бәйләп чын ватанпәрвәр буларак раславын әйтте. 

 

Район Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов кыю сугышчы Илсур Хәкимовның ата-бабалар рухына тугры калуын, аларның эзен дәвам итүен һәм аның батырлыгының беркайчан да онытылмаячагын белдерде.

Илсур Хәкимовның әти-әниләре күптән вафат, туып-үскән йорты күптән бикле. Туганнары республиканың төрле төбәкләрендә яши. Актүбә шәһәреннән кайткан сеңелесе Нәйсә һәм Казандагы апасы Нәзирә барлык якыннары исеменнән абыйлары, энеләре белән хушлашу мәрасимен оештырган Актаныш районы администрациясенә, авылдашларга, митингта катнашучыларга олы рәхмәтле. 

Бик тә кешелекле, кечелекле, ярдәмчел абыйларының үлемен туганнары бик авыр кичерә. Хатыны, балалары өчен аеруча зур фаҗига бу.

Илсур белән бергә Әфган сугышына киткән сыйныфташы Алгинат Хәмзинның 84 яшьлек әнисе Наилә апа «Мин шушы көннәрне күрергә тиеш идемме?» дип көенә.

Ак әбинең улы инде күптән вафат, хәзер баласы урынына күргән Илсурның икенче хәрби операциядә һәлак булуын аңлау карт анага бик авыр. «Каян чыкты бу афәтләр, кайчан бетәр бу?» ди ул күпне күргән, күпне кичергән күзләрен безгә төбәп.

Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, батыр райондашыбыз турында бары җылы фикерләр генә яңгырады. Илсур Бәдертдинов, Роза Әхмәдуллина, Дәния Сәйделова, Зөлфия Хәмзина сыйныфташларын «Сабыр, акыллы, тыйнак, ярдәмчел, олыны- олы, кечене- кече итә белде» дип искә алды.

"Батырлыкта- матурлык", диләр. Бу батырлыгына Илсур Хәкимов гомере буе әзерләнгән. Безнең героебызның исеме якташлары, авылдашлары күңелендә мәңгегә яшәр. Матур булып, якты булып.

Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев