Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Киров авылы хатын-кызлары маскировка челтәрен хәзер көрән төстән үрәләр

Киров авылында менә икенче тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрү эшенә керештеләр. Беренчесен яшел төстәге материалдан эшләгәннәр иде. Кышка таба табигать төсләре үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә челтәрне махсус хәрби операциядәге якташларыбыз тәкъдиме белән көрән төстән үрә башладылар.

Районыбызда маскировка үрү эше берьюлы Киров, Яңа Әлем, Мари Суыксуы, Зөбәер авылларында башланып киткән иде. Челтәр үрү җайланмасы кысаларын авылларга районыбызның "Без-бергә!" волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаева таратып чыга, ә челтәр үрергә Яңа Әлем волонтеры Гөлчәчәк Фасихова килеп өйрәтә.

Кировта махсус хәрби операциядәге егетләргә атап, берничә тапкыр гуманитар ярдәм җыйган иделәр. Бу хәйрия акчасыннан маскировка материалына да өлеш чыгарганнар. 

Маскировка өчен 250 метрлы ике рулон спандбондны Санкт-Петербург шәһәреннән кайтартканнар. Авылның мәдәният йортында оештырылган өмәләрдә хатын-кызлар актив катнаша. Эш иртәннән кичкә кадәр кайнап тора. 

-  Хәзер маскировка үрергә остардык, бик җитез эшли башладык. 20 метрлы маскировка челтәрен үрдек инде. Егетләр, артык озын кирәкми, челтәрләрнең зурлыгы бер машинаны капларлык булса, җитә, диделәр. Авылдашларыбыз Венера Сабитова, Сәгыйдә Хөрмәтуллина, Альмира Рәшитова, Наилә Мирхәйдәрова, Зәмзәмия Миргалимова, Дифинә Хафизова, Гүзәл Сәмигуллина, Әзһәмия Гизамова, Зөһрә Кәрамуллина, Ләйсән Сәетова, Энҗе Сибгатуллина, Роза Шәйхелмәрданова, Рәвия Хәлилова, Валя Әшрәфуллина, Рәмзия Ялалова һәм Фәйрүзә апалар даими киләләр. Вакытларын жәлләмичә, дошман белән көрәшүче егетләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!,- волонтерлар,  күпбалалы ана Венера Сабитова  белән Валя Әшрәфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев