«Без бергә» волонтерлары Актаныш районы халкына махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә
Актаныш районында эшләп килүче «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты.
Актаныш районыннан ноябрь бәйрәмнәре алдыннан махсус хәрби операциядәге батырларыбызга унбишенче гуманитар ярдәм озату планлаштырыла. «Без бергә" волонтерлары Район халкына әлеге уңайдан мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки ярдәм әзерләү бик акрын бара.
Хәерле көн, халкым! 15 нче отправкага гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез. Көннәр көзге суыкларга авышу сәбәпле, егетләребезгә ярдәмнәр бик күп кирәк булачак. Сезнең ярдәм белән кулдан килгәнчә егетләребезне сөендерергә иде. Сугышчыларга киемнәрдән- җылы носкилар (кулдан бәйләнгәне түгел), 48-56 нчы үлчәмдәге эчке киемнәр, футболкалар,
термобельелар, җылы башлыклар, җылы эш перчаткалары, 40-45 үлчәмдәге көзге җылы кроссовкалар кирәк.
Азык-төлектән чикләвекле батончиклар, ореховые, пакетлы кофе-чәйләр, консервалар, тушенкалар, сникерслар, күп күләмдә эчә торган суларга ихтыяҗ зур.
Медикаментлардан жгутлар, авыртуны баса торган, кан басымыннан, диареядан , ашказаны авыртудан, салкын тиюдән дарулар, күп күләмдә бинтлар китерсәгез иде.
Махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәкле әйберләрне «Яшьлек» яшьләр үзәгендә кабул итәләр.
Кабул итү вакыты 08:00- 16:00 сәгатьләр, төшке аш вакыты: 11:00-13:00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев