Актаныш

Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Бүген, 10 мартта Актанышның “Батыр” спорт сараенда районкүләм ифтар мәҗлесе узачак

10 март көнне 16:30 сәгатьтә Актанышның “Батыр” спорт сараенда районкүләм ифтар мәҗлесе узачак.

Быел районкүләм ифтар мәҗлесендә «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәншин катнаша. Һәр елдагыча ураза тотучы райондашларыбыз биредә җыелып вәгазь тыңлаячак, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Һәркем үз намазлыгын алып килсә яхшы булыр иде.

Ифтарга баручыларга махсус автобус маршрутлары куела. Автобусларның берсе 16:00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты яныннан кузгалачак. Икенче маршрут нәкъ шушы ук вакытта РТС бистәсендәге “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәният йорты яныннан кузгалып, 57 нче бистәнең иман йорты һәм "Остаз" кибете яныннан халыкны җыеп алып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев