Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк якташыбыз Лиана Ганиевага рәхмәт белдерде
Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Александрович Третьяк «Лачын» спорт мәктәбенең күренекле укучысы, хоккей буенча Россия Федерациясенең хатын-кызлар җыелма командасының әйдәп баручы уенчысы Лиана Ганиевага рәхмәтен белдерде.
В.А. Третьяк Лиананың гаҗәеп талантын, спортка тугрылыгын һәм Россиядә хатын-кызлар хоккее үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Ул аның профессиональлеген, үҗәтлеген һәм лидерлык сыйфатларын ассызыклады, бу яшь спортчылар өчен рухландыргыч үрнәк булып тора.
Лиананы лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Аңа уңышлар һәм яңа спорт казанышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев