Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Туган якның һавасы да икенче

Украинада хәрби хәрәкәттә булган Булат Сафин 2 апрель көнне кыска вакытлы ялга кайтты. Без мөмкинлектән файдаланып, аның белән аралашып алдык.

 

 

 

– Исән-сау кайтуыгыз белән сезне. Якыннарыгыз ничек каршы алды?

– Рәхмәт. Бер-ике атна алдан кайтам дип әйтеп куйган идем. Көткәннәр инде. 1 апрель көнне туган көнем иде. Юлда булдым. 2 апрель көнне кайттым. Барысы да сөенеп, күз яшьләре белән каршы алдылар. Күңел тула инде, билгеле.

– Хәрби хәрәкәткә кайчан киткән идегез?

– 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнеп киткән идем. Башта Казанда өйрәнүләрдә булдык. 27 декабрьдә Украинага кердек. Башта билгеле, бик куркыныч булды. Тора-бара төрле тавышларга ияләшәсең. Бертуктамый ату, снаряд шартлаган тавышлар. Баш өстеннән генә самолетлар, вертолетлар  оча.

– Кем булып хезмәт иттегез?

– Автоматчик.

– Сагыну хисе көчлеме?

– Ничек кенә әле! Туган як та, гаилә дә сагындыра. Анда климат та, кешеләр дә икенче. Җирлек халкы арасында кемдер безне яратып көтеп алган, кемдер безгә каршы. Шуңа бик сак булырга кирәк.

– Өйдәгеләр белән хәбәрләшеп тора алдыгызмы?

– Казанда вакытта гел хәбәрдә тордык. Украинага кергәч, бик хәбәрләшеп булмады. Соңыннан хәбәргә чыгыштырдык. Еш түгел инде.

– Сезгә җибәргән посылкаларны кулыгызга алдыгызмы?

– Миңа җибәрелгәннәренең барысын да алдым. Минем янда хезмәт итүчеләр дә алды.

– Анда хәл ничек?  Кораллар җитәме? Ач ятмыйсызмы?

– Кирәкле коралларны беткән саен алып килеп торалар. Продукцияне дә китерәләр. Ашарга үзебез пешерәбез. Кирәкле продуктларны кибеттән дә сатып алабыз. Безгә кибет ерак. Гуманитар ярдәм белән җибәрелгән УАЗ Патриот машинасы нык булыша. Продукциягә шуның белән барабыз.

– Юыну ничегрәк?

– Кирәкле агачларны, ташларны ташландык авыллардан эзләп табып, кайберләрен сатып алып, мунчаны үзебез ясадык. Шунда юынабыз.

– Сезне алгы сызыкка ничек кертәләр?

– Чиратлап кертәләр. Бер атна бер рота, икенче атнаны икенче рота керә.

– Югалтулар күпме?

– Тфү-тфү, безнең яндагыларның барысы да исән-сау. Әлбәттә, мәетләрне күрәсең, алар яныннан үтәсең. Күңелдә сәер, авыр хисләр уяна.

– Сезнең белән бөтенләйгә кайткач та, матур итеп очрашырга язсын.

– Рәхмәт.

Булатның әнисе Чулпан Сафина белән дә аралаштык.

– Башта озаткач, бик авыр булды. Еламаган көн булмады. Башта хәбәргә бик чыга алмады. Аннан телефоннар алгач, хәбәрләре килеп торды. Хәзер үзен күргәч, киткән кебек тә түгел. Тагын китәсен уйлап, үзәк өзелә. Бөтен теләк, тизрәк бу операция тәмамланып, ничәү киткәннәр, шуның кадәр кайтсыннар дип теләп торабыз.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев