Түбән Яхшыйның ике егете махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшә
Түбән Яхшыйдан Руслан Рәхимов һәм Рубин Харрасов махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшә. Авылның бу ике егете контракт нигезендә илебез тынычлыгын саклый.
Россиянең киләчәге өчен яу кырында батырларча көрәшүче Руслан Рәхимов һәм Рубин Харрасов Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләрнең олы горурлыгы.
Турыдан-туры җирлектән СВОга китмәсәләр дә, авылларда ут эченә улларын озаткан әти-әниләр дә бар. Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов гражданнар җыенында әлеге гаиләләрнең һәрвакыт хәлләрен белеп торуларын, ярдәм итүләрен әйтте.
Мәсәлән, улы Алмаз өчен борчылып көннәрен үткәрүче китапханәче Дилбәр Әхәтованың өендәге җылылык системасын алыштыралар, бу эштә районның «Теплосервис» оешмасы ярдәм итә.
Югары Яхшый авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә 4 тапкыр гуманитар ярдәм җыю оештырыла, «Без бергә» волнтерлары штабына илтеп тапшырылып солдатларыбызга озатыла. Руслан Рәхимовның гаиләсенә утын кайтарыла, техника белән «Яхшый-Агро» хуҗалыгы ярдәм итә.
- Кызганычка, авылдашыбыз Фәндәрия апаның улы Алик Петров яу кырында батырларча һәлак булды, аның җәсәде Югары Яхшый зиратына алып кайтып җирләнде. Башка мондый кайгыларны күрергә язмасын, гаиләләренә сабырлык телибез. Егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар, илебездә тынычлык урнашсын!- диде Илнур Хираҗетдин улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев