Сез- безнең янәшәдәге геройлар!
Бүген Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлап, махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга багышланган Хәтер дивары ачылды.
Хәтер диварыннан туган мәктәпләрен сәламләп 21 батыр елмая.
Алар Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлап, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләр. Хәтер диварын ачу тантанасына аларның кайберләре үзләре дә катнашты.
Гаиләләре, ул-кызлары, әти-әниләре әбиләре дә килгән иде. Кызганыч, аларның кайберләре махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Әмма геройлар- үлемсез!
Мәктәп директоры Илназ Шәрипов махсус хәрби операциядә катнашучы һәрбер укучыбызны истә тотабыз, укытучыларга, балаларга аларның батырлыгын аңлатабыз, ди:
Ватанны саклаучылар елында без бик күп материаллар тупладык. Солдатларыбызның әти-әниләре, якыннары белән элемтәгә кердек. Бик күп материаллар тупладык. Барысын да бу стендка кертергә тырыштык, электрон вариантын да булдырдык, сез аны телефоннан куэр-код аша кереп таныша аласыз,-диде Илназ Шәрипов.
Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова районыбызның өченче мәктәбендә менә шундый патриотик рухтагы тәрбияви чара- махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызга багышланган хәтер диварлары ачылу тантаналары оештырылуын әйтте:
- Быел 9 майда булачак Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бөтен илебез ныклы әзерлек алып бара. Бөек Җиңү алып килгән ветераннарыбыз белән без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне, һәлак булган якташларыбызны онытмаска, аларның батырлыкларын, истәлекләрен сакларга тиешбез. Безнең тыныч тормышыбызны саклаган батырлар, аларның гаиләләренә янында бөтен район җитәкчелеге, халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, баш иям. Һәрбер геройны тарих битләренә язарга бурычлыбыз. Мәктәп стеналарында гына түгел,исемнәрен Хәтер такталарына язып алар яшәгән йортларга беркетеп батырларны мәңгеләштерү, геройлыгын буыннан-буынга җиткерү безнең төп максат. Шушы дивар яныннан үткәндә, батырларыбызны искә алыйк, алар белән горурланыйк!- дип алга максатлар куйды Дилбәр Әнвәрова.
Тантналы чара эчкерсез әңгәмә-сөйләшү рәвешен алды. Меңнәр авылыннан Артур Фәтхетдинов та Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлаган батырыбыз. Артур укучыларга, кунакларга махсус хәрби операциянең нинди шартларда үтүен, сугышчының бер көне турында сөйләде.
Илһам улын яу кырына озаткан Шамил абый Латыйповның чыгышын һәркем зур игътибар белән тыңлады.
Йөрәкләргә үткәзеп әйтелгән сүзләр беркемне дә битараф калдырмады. Шамил абый үзе дә улы хезмәт иткән Украина якларына 3 тапкыр барып кайта, шушы форсаттан файдаланып, солдатларга ярдәм иткән барлык райондашларга олы рәхмәтен әйтте.
Роза апа Сергеева оныгы Нияз Фәррраховның батырлык юлын искә алып укучыларны Нияз абыйлары кебек тәртипле булырга, тырышып укырга, физкультура-спорт белән шөгыльләнеп, ныгып үсәргә чакырды.
Роза Әсләховнаның чыгышы тәрбия дәресенә тиң булды. Оныгының Батырлык орденына лаек булуы белән горурлануын әйтте.
Әлеге эчтәлекле чара турында без алдагы язмаларда да яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев