Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Патриотлык һәм хәтер: Актаныш районында геройлар һәрвакыт хөрмәтле!

Актаныш районында армия сафларында хезмәт иткән якташларыбыз үзләренең җәмгыятьләрен төзеп, актив хәрби -патриотик эшчәнлек алып баралар. Актаныш районына эшлекле сәфәр барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәрбиләр белән очраштылар, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Актаныш районында армиядә хезмәт итеп кайткан якташларыбыз үз җәмгыятьләрен оештырып, хәрби-патриотик эшчәнлектә актив катнашалар. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән һәм Чечня, Төньяк Кавказ хәрби бәрелешләре ветераннары оешмалары үсеп килүче буын өчен чын үрнәк.

Чик буе гаскәрләре хәрбиләре, десантчылар, хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре, шулай ук Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән ветераннары да алардан калышмый.

Актанышның Җиңү паркында элеккеге солдатлар батырлыкларын искә алу символы булган обелиск-постаментлар урнаштырдылар.

Ел дәвамында биредә истәлекле чаралар, яшьләр белән очрашулар һәм батыр хәрбиләргә дан җырлаучы бәйрәмнәр уза. Бу вакыйгалар буыннар бәйләнешен ныгыта һәм үсеп килүче буында патриотлык хисләре тәрбияли.

Актаныш районына эшлекле сәфәр барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Җиңү паркындагы истәлекле урыннарда булдылар.

Җитәкчеләр хәрбиләр белән очраштылар, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев