Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк
Бүген, 8 февраль- Яшь антифашистларны искә алу көне. Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе раславы буенча, 1964 елдан башлап билгеләп үтелә. 8 февральдә, антифашист акцияләре вакытында, мәктәп укучысы француз Даниэль Фериның (1962) һәм ирак малае Фадыл Джамалның (1963) гомерләре өзелә. Икенче бөтендөнья сугышында нәкъ менә шул көнне яшерен эш алып баручы дусларын сатмаган өчен Парижның “Бюффон” лицеенда укучы биш малайны атып үтерәләр. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко (1943) кебек совет яшь гвардиячеләре дә фашистлар кулыннан һәлак була.
Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.
Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин кебек — диңгездә, Аркаша Каманин кебек — һавада, Леня Голиков кебек — партизан отрядында, Валя Зенкин кебек — Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев