Диңгезченең авыр яки җиңел юлы юк, бары тик данлы юлы гына бар
Актанышта хәрби җәмәгать оешмалары елда-ел арта бара. Бүгеннән районыбызда «Актаныш диңгез тугандашлыгы» җәмәгать оешмасы тулы куәтенә эшли башлады.
Актанышта хәрби җәмәгать оешмалары елда-ел арта. Россиянең кораллы көчләрендә ил алдындагы изге бурычын үтәгән райондашларыбыз берләшеп хәрби-патриотик эшчәнлекне җанландыралар, үз үрнәкләрендә туган илне, аның халкын саклау, тыйнак һәм матур яшәүдә, намус белән хезмәт куюда яшь буынга үрнәк күрсәтәләр.
Районыбызның Җиңү паркында бу җәмәгать оешмалары әгъзаларының хәзер инде дистәгә якын очрашу урыннары барлыкка килә торы. Әфган һәм Чечня кебек хәрби хәрәкәт ветераннарына һәйкәлләр күптән куелды инде. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр августның беренче якшәмбесендә бирегә җыелырга планлаштыра.
Быел Хәрби-диңгез флотында булганнар да "Актаныш диңгез тугандашлыгы" җәмәгать оешмасына нигез сады. Аны ветеран диңгезче Нәвис Вәкилов җитәкли.
"Актаныш диңгез тугандашлыгы" оешмасы вәкилләре Җиңү паркында очрашулар оештыра башлаячак.
Бүген диңгезчеләребез Хәрби-диңгез флоты ветераннарына багышлап һәйкәл ачты. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Һәйкәлне төзүгә район башлыгы Ленар Зарипов, Балтик диңгезе флотының гвардия сташинасы булган "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук башка диңгезчеләр дә һәйкәлне барлыкка китерүдә лаеклы өлешләрен кертәләр. Һәйкәлне районыбызның оста куллы егете Азат Сәрвәров ясаган.
Стелада диңгездә йөзеп баручы хәрби корабль, аның мәгърурлыгы иң биек пландагы флагта да чагыла, галәмне нурга күмгән кояш нурларында акчарлаклар канат җилпи.
Тимердән коеп ясалган һәйкәлгә Россиянең иң күренекле диңгез адмиралы Павел Нахимовның мәңгелек билгеләмә-сүзләре язылган: "У моряка нет трудного или легкого пути, есть только один — славный», татарчалаштырганда "Диңгезченең авыр яки җиңел юлы юк, бары тик данлы юлы гына бар" диелгән.
Һәйкәл ачу тантанасында районыбызның иң өлкән өч диңгезчесенең берсе- Иске Кормаштан Рәсим абый Хуҗин да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев