Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Батыр шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алыйк

25 август — татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Әгәр тарихыбызны күздән кичерсәк, татар халкының батырлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бөек Ватан сугышы елларында Плетцензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше корбан булган. Егерме дүрт кеше СССРдан, унбере — татар егете... Бу корбаннар арасында башка милләт язучылары юк.

Җәлил һәм җәлилчеләр һәлак булган әлеге көндә, аларның сулышы өзелгән минутларда Муса Җәлил һәйкәле янына җыелу — Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев