Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы батырларының балаларын республика һәм район җитәкчелеге Белем бәйрәме белән котлады

Бүген, Белем бәйрәме алдыннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның балалары белән күреште.

Актаныш авылында яшәүче Динар Мөхәммәтшин Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый. Быел 9 нчы сыйныфка барачак егет иртәннән үк мәртәбәле кунакларның котлауларын кабул итте.

Динарны яңа уку елы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләп мәктәптә файдалану өчен кирәкле әсбаплар тутырылган букча һәм исемле күчтәнәч белән хөрмәтләделәр.

Шундый ук бүләкләргә иртәннән үк тырышып Белем бәйрәменә әзерләнүче Адилә Мостафина да лаек булды.

Адиләнең әтисе Илдус Илгизәр улы төп Актаныш егете, технология техникумында һөнәргә өйрәнә.  Адилә хәзерге вакытта әтисе укыган Актанышның беренче санлы мәктәбендә белем ала. 

2003-2005 елларда Илдус армиядә хәрби хезмәт юлы уза. 2023 елның 15 сентябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Кызганычка каршы Илдус Мостафин 2024 елның 21 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә каты бәрелешләрдә яралана һәм һәлак була. Вафатыннан соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.

Адилә хәзерге вакытта әнисе Альбина белән күпфатирлы йортта икесе генә яшиләр. Чиста, пөхтә барлык уңайлыклары булган фатир әлеге гаиләнең тәртипле икәнлеге турында ачык сөйли.

Камилә белән Алинә Латыйповаларның да язмышлары Адиләнекенә охшаш. Алар да әтиләренең данлы рухы белән горурланалар, югалту ачысын әниләре Алсу белән бергәләп кичерәләр, аңа булышып, ярдәмләшеп үсәләр. Яңа уку елын яхшы кәефтә, ап-ак бантиклар тагып, матур, килешле мәктәп формаларын киеп каршылыйлар.

Камилә һәм Алинәнең әтиләре Фәнис Латыйпов махсус хәрби операциягә «Актаныш икмәк кабул итү» предприятиясеннән китә. Фәнис 2023 елның 15 сентябрендә кабат хәрби хезмәт узу буенча контракт төзи. Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясендә 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт куя.

Батыр райондашыбыз быелның 11 март көнендә бик күп егетләребез башын салган Авдеевка өчен барган каты бәрелешләрдә яраланып һәлак була. 2024 елның 1 апрелендә Актаныш авылына алып кайтып җирләнә.

Ленар Рафак улы балалар, аларның якыннары белән аралашып сөйләшкәндә, әтиләренең геройлыклары турында ассызыклады, гаилә башлыгының рухына тап төшермичә, әниләренең сүзен тыңлап, мәктәптә кечкенәдән үк яхшы укырга кушты.

— Махсус хәрби операциядәге батырларыбызның гаиләләре безнең һәрвакыт күз уңында. Бәйрәмнәрдә генә түгел, даими аларның хәлләрен белеп, ярдәм итеп торабыз. Егетләребезнең батырлыклары онытылырга тиеш түгел.

Бар нәрсәгә түзеп була, бары илебезгә тынычлык кирәк. Балаларыбызга сугыш афәтләре күрергә язмасын!- диде районыбыз башлыгы.

Котлау чараларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россиякүләм Ватанны яклаучылар фондының Актаныш районындагы координаторы Ландыш Бариева, «Бердәм Россия» партиясеннән Зәһинә Исламова  катнашты.

Ләйсән Газизова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев