Мул уңыш җыю өчен теплицаны яңа сезонга ничек әзерләргә?
Яз килүгә, бакчачылар һәм дача хуҗалары яңа сезонга әзерләнә башлыйлар. Теплицаларны һәм андагы туфракны вакытында һәм дөрес әзерләү мөһим, чөнки яз көне күчереләчәк үсентеләрнең уңышлы үсеп китүенә йогынты ясаучы фактор бу. Моны ничек эшләргә, нинди ашламалар кулланырга?
Теплицаны әзерләүне нидән башларга?
Теплицаны үсентеләр утырту өчен әзерләү эшен беренче җылы көннәр башлангач ук башларга була. Иң яхшысы- һава температурасы +10 градустан югары булганда тотыну. Безнең төбәктә мондый һава торышы гадәттә март ахыры – апрель башына туры килә. Һәр бакча үсемлегенең үз үзенчәлекләре бар, шуңа күрә үсентеләр утырту вакыты һава торышына карап үзгәрә ала.
Беренче чиратта, теплицаны ныклап чистартырга кирәк. Үткан елгы үсемлек калдыкларыннан арындырыгыз, барлык өслекләрне дезинфекцияләгез. Моның өчен зәңгәр тоз яки махсус дезинфекцияләү чараларын кулланырга мөмкин. Дезинфекция авырулар һәм корткычлар таралуын булдырмаска ярдәм итә.
Киләсе адым – теплица конструкциясенең халәтен бәяләү. Ягъни, теплицага зыян килмәгәнме, пыялалар һәм пленкаларның ярыклары юкмы шулай ук ишекләр һәм тәрәзәләрнең герметиклыгын да тикшерергә кирәк. Әгәр кимчелекләр ачыкланса, аларны тиз арада төзәтегез.
Туфракны ничек әзерләргә?
Теплицада өске туфрак катламын (10-15 см калынлыгында) алып, аны яңа туфрак белән алыштырыгыз. Иң яхшысы – бакча туфрагы, перегной һәм торф кушылмасын (2:1:1) куллану. Әзер туфракны ныклап бутап, теплицаның бөтен мәйданына тигез итеп җәегез.
Туфрактагы патоген инфекциясен басу өчен, Trichoderma гөмбәсе нигезендәге препаратлар белән фунгицид эшкәртү үткәрү кирәк. Бу препаратлар фитопатогеннар үсешен туктата, субстрат өчен көрәшү, ферментлар, антибиотиклар һәм башка биологик актив матдәләр бүлеп чыгару юлы белән патогеннарны юк итә. Шулай ук туфракта һәм үсемлек калдыкларында сакланучы патогеннарны юкка чыгарып, туфракны сәламәтләндерә.
Кайчан һәм нинди үсентеләр утыртырга?
Теплицада күп төрле яшелчәләр утыртыла ала: помидор, борыч, кыяр, баклажан һәм башкалар. Мәсәлән, помидорлар һәм борычларны җылырак туфракка утыртсаң яхшы, ә кыярлар температура үзгәрүләренә чыдамрак .
Белгечләр көтүлекләрне теплицага болытлы көннәрдә яки кичке вакытта утыртуны тәкъдим итә, чөнки үсемлекләрнең яфраклары кояш нурларыннан януы бар. Яшелчә үсентеләрен утыртканда, үсемлек төренә карап билгеле бер утырту схемасын куллану кирәк. Мәсәлән, помидор үсентеләрен 15-20 см тирәнлектәге чокырларга һәм бер-берсеннән 40-60 см ераклыкта утырталар, ә кыяр үсентеләрен 10-15 см тирәнлектәге чокырларга һәм 30-40 см ераклыкта утырталар.
Үсентеләрен утыртканнан соң, үсемлекләрне җылы су белән сугарырга кирәк. Моны бик акрын гына эшләргә кирәк, югыйса үсемлекләрнең тамыр системасы зыян күрә ала. Соңрак сугаруны регуляр рәвештә, туфракта дым җыелып ятмаслык итеп сак кына башкарыгыз.
Ашламалар һәм үсемлекләрне тукландыру
Ашламаларны һәр үсемлекнең ихтыяҗларын исәпкә алып кулланырга кирәк. Гадәттә туфракка азот, фосфор һәм калий кергән комплекслы минераль ашламалар өстиләр. Шулай ук органик ашламаларны, мәсәлән, көнбагыш яки компостны кулланырга мөмкин.
Үсемлекләрне үсеш вакытында тукландыру иң нәтиҗәлесе. Бу үсемлекләргә кирәкле барлык тозларны бирә һәм аларның стресслы шартларга чыдамлылыгын арттыра.
Теплицаларны һәм туфракны яшелчә үсемлекләрен утырту өчен дөрес әзерләү – яхшы уңышның төп шарты. Һәр яшелчә төре үстерү өчен билгеле шартлар таләп итә, шуңа күрә яңа сезонда бакчада эшләргә керешкәнче, теплицада үстерәчәк үсемлекләрнең барлык үзенчәлекләрен өйрәнү мөһим.
Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова рекомендациясе буенча әзерләнде..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев