Февраль аенда бакча эшләре
Февраль аенда бакчачылар бер урында гына утыра алмый, әллә кайчан юнәтеп куйган орлыкларын тәфсилләп карап шыттыралар, туфрак әзерләп, бар күңелләрен биреп утыртып куялар. Язга чыкканда күпләренең тәрәзә төпләрен ямь-яшел уҗым-үсентеләр бизи.
Февральдә бакча эшләре:
- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;
- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;
-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;
-Үзем әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;
- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;
- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12гыйнвар) чәчү;
- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү.
Рассаданы ничек әзерләргә?
Бакчачы Илсөяр Кәбировадан киңәшләр
Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерлим.
Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәм. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәм. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышам.
“Иртә, уртача, соң өлгерешле сортлар утыртам”
Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев