Биек-биек тау битеннән чана шуып уйныйбыз!
Балалар урамга чыкмый, безнең кебек рәхәтләнеп бияләйләре бозланып беткәнче уйный белми дисәк тә, бар әле ул кышкы көннәрдә тәмләп чана шуучы малайлар һәм кызлар!
57 нче бистәдә боз тавының ясалып бетүен көтеп алды алар.
Бүген ледянкаларда, тюбингларда узыша-узыша шуып ял иттеләр. Тиздән биредә Яңа ел бизәге яшел чыршының утлары кабыначак.
Бистәдә яшәүчеләр мондый матурлык тудыручы эшмәкәрләргә, төзүчеләргә зур рәхмәтле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев