Район хуҗалыклары малларына тояк авыруы яный
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров тояк авыруыннан аеруча “Тамыр” хуҗалыгы терлекләре интегүен әйтте.
Бүген хуҗалыкларда иң проблемалы мәсьәлә- лейкозлы сыерлардан котылу, алар урынына сәламәт терлекләр булдыру, сатып алып кайтудан тыш, хуҗалыкның үзендәге маллардан сәламәт токым үрчетү максат итеп куела. Элек-электән борчый торган тояк авыруы да баш калкыта. Мәсәлән, “Тамыр” хуҗалыгы терлекләрендә тояк авыруы арткан. Тоякларны вакытында кыскартып, чистартып тормасаң, сыер аксый башлый икән. Малың сәламәт булсын дисәң, аякларын карап торырга кирәк.
— Рацион дөрес булмаса, матдәләр алмашы бозылса, тояк катламы тиз генә үсеп китә. Фермаларда дымлылык та тәэсир итә. Аяк системасы дөрес эшләми икән, продукциягә дә тискәре йогынтысы була. Аяк сәламәт булу иткә, сөткә 10-15 процент үсеш бирә,- ди Илнар Мирзахәниф улы.
Тояк авыруы килеп чыкмасын өчен терлек торакларындагы идәннәрне чистартып торырга кирәк, чөнки тояк эченә пычрак кереп тулу имгәнүгә китерә, тирестә селте күп булганлыктан, мөгез катлау барлыкка килү процессын да боза. Идәнгә салам, пычкы чүбе, ком, резин келәмнәр җәяргә була.
Сыерның туклану рационына витамин һәм минераллар кертү абзарны җилләтеп тору, малларны рәхәт һавада тоту тояк авыруын кисәтә.
Сыер көненә 12 сәгать ятып ял итәргә тиеш, чөнки горизонталь хәлдә җиленнәр аша кан өч тапкыр күбрәк йөгерә, бу сөт артуга китерә. Бу вакытта тояклар, буыннар да ял итә. Сыерга ял итү өчен шартлар тудырылмаса, тояк чирләре һәм аксаклык куркынычы арта. Бигрәк тә, бозаулау алдыннан куркыныч, чөнки бу вакытта тояк мөгезе әкрен үсә, тояк тизрәк ашала һәм юкара. Бозаулагач та, тоякларга зур нагрузка аркасында кан саварга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев