Район башлыгы Ленар Зарипов: Баш саннарын киметмибез! (видео)
Татарстан җитәкчелеге районыбыз алдына яңа бурычлар билгеләде. Көнлек савым күләмен 300 тоннага җиткерергә. Кайчандыр 200 тоннага чыгу безнең өчен зур уңыш тоелса, хәзерге заманча җитештерү технологияләре һәм югары дәрәҗәдә эшләүче сөт комплексларын гамәлгә кертү мондый күрсәткечләр белән генә канәгатьләнеп калмаска этәргеч.
Ел башыннан районыбыз терлекчеләргә 522885 тонна сөт савуга ирешкән. Узган ел бу күрсәткеч 507626 тонна гына булып, 10024 тонна үсеш күзәтелә.
Көзге салкыннар башлануга көнлек савым күләме кимү күзәтелде. Соңгы 5 көндә кимү тукталды. 24 нче форма-киңәшмәдә нәкъ менә продукция җитештерүчәнлеккә игътибарны арттыру кирәклеге район җитәкчелеге тарафыннан үзәккә куелды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев “Башак”, Нур Баян исемендәге, “Нигез”, “Нур”, “Наратлы”, Чишмә”, “Алга” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасының тулаем сөт җитештерүдә плюс белән баруларын, ә “Эконом”, “Тамыр”, “Чишмә” агрофирмасы, “Таң” хуҗалыгы һәм “Актаныш” агрофирмасының күрсәткече районныкыннан түбән булуын әйтте.
Мөгезле эре терлек ите җитештерүдә алдынгылыкны “Әнәк” агрофирмасы, “Наратлы”, “Чишмә”, “Нигез”, “Башак” хуҗалыклары әйди. Калган авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә узган ел белән чагыштырганда үсеш юк.
Бозау алуда “Әнәк” агрофирмасы, “Башак”, “Саф”, “Нур”, “Наратлы”, “Чишмә” хуҗалыгы, “Чишмә” агрофирмасы һәм “Тамыр” хуҗалыгы өметле саннары белән куандыра. Бәлки әлеге яшь бозаулар исән-сау үсеп хуҗалыкларның ит-сөттәге минусларын плюска әверелдерер.
Нәфис Әзһәм улы залда утыручы җитәкче- белгечләрне элементар, татарча әйтсәк, гап-гади хезмәт кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
- Терлек азыгының терлек авызына барып керүе кирәк. Фермаларда терлек азыгын витаминнарга һәм ферментларга баетып сыйфатлы итеп әзерләү, шунда ук түкми-чәчми хайваннарга ашату мөһим. Районда азык әзерли торган 47 азык болгаткыч- миксер бар. Кайбер хуҗалыкларда миксерларның пычагы төшкән, икенчесендә үлчәү механизмнары эшләми... Бүген “Актаныш” агрофирмасында 10 азык болгаткыч бар, аларның барысы да сәгать кебек эшләп тора. Ә бер генә миксеры булганнар шуны да рәтләп эшләтә алмый. Азык өләшә торган тракторлар азыкны читкә сала. Я юллары каралмаган, я механизмнары эшләми торган хуҗалыклар бар. Киләсе киңәшмәдә бу мәсьәләне тирәнрәк анализлаячакбыз,- диде Нәфис Сәлимгәрәев.
24 нче форма-киңәшмәгә рәислек итүче Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр алдына катгый таләбен куйды:
- Хөрмәтле җитәкчеләр! Үзегезнең хуҗалыкның кайсы тирәдә икәнен үзегез беләсез. Баш саннарын киметмибез. Терлекләрне саклау өчен барлык мөмкинлек тә бар. Лейкозлы маллар урынына фермаларга яңа терлек кайтырга тиеш. Шулай ук терлекчелеккә ресубликадан субсидияләр кайтуын да онытмагыз. Эшләгән кеше эшли бит. Сезнең игътибарыгыз гына кирәк.
Киңәшмәдә җитәкчелек кышкы чорда терлекчелек буенча оештырылган укуларда катнашырга, белемнәрне күтәрергә чакырды. Шулай ук терлекләрне идентификацияләү, чиплаштыру буенча да игътибарны юнәлтү мөһим. Хәзер инде шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларында да сыер-малларны федераль исәпкә кую- чиплаштыру башланып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев