КӨЗГЕСЕ ЯЗГЫСЫНА КАРЫЙ ОТЫШЛЫ
2021 елда Актаныш районы хуҗалыкларында 6084 гектар мәйданда көзге бодай игелеп, әлеге культурадан 106323 центнер уңыш җыеп алынды. Гектар куәте 17 центнер.
Җир эше белгечләре елдан-ел көздән чәчелгән бөртеклеләрнең язныкына караганда күбрәк уңыш бирүенә үз тәҗрибәсендә ышана бара. Быелгы коры килгән сезонда бу тенденция аеруча нык сизелә. Әйтик, быел язын 17177 гектарда бодай җир куенына иңдерелгән, 277860 центнер тулай җыем җыеп алынган, бер гектарга исәпләгәндә, уңыш 16,2 центнерны тәшкил иткән.
Шуңа күрә район хуҗалыклары көзге чәчүгә игътибарны тагы да арттыра. Быелгы көздә район буенча 18670 гектар мәйданда көзге чәчүгә җир хәстәрләү бурычы куелды. Бүгенгә 13277 гектар басу эшкәртелде, шуның 6889 гектар мәйданында чәчү эшләре бешкарылды. Арыш 430 гектарда, бодай 4485 гектарда бөртеккә чәчелде. Терлек азыгына дигән мәйдан-1025 гектар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев